Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актер Жерар Депардье Мордовиядә булып китте


Франция актеры Жерар Депардье Сочида Русия президенты Владимир Путиннан Русия паспорты алганнан соң Мордовия башкаласы Саранскига килеп фатир ачкычын алды, кайчан да булса Емельян Пугачев ролен уйнарга теләгәнен белдерде. Саранскида Пугачевка һәйкәл бар.

Республика башлыгы Александр Волков актерга хәзерге вакытта буш булган мәдәният министры вазифасын тәкъдим иткән. Депардье бу эшкә тотыныр өчен Мордовиянең халкын һәм мәдәниятен яхшы өйрәнү кирәклеге булуын, моны ул киләсе сәфәрләрдә эшлиячәген белдергән.

Депардьены коймак белән сыйлаганнар. Актер Мордовиядә хатын-кызларның чибәр булуын әйткән. 64 яшьлек Депардье яңа салым реформасыннан соң Франциядә яшәмиячәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG