Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эзләнү" театр-студиясе "Нух пингвиннары" спектаклен күрсәтте


"Эзләнү" театр-студиясе "Нух пингвиннары"н сәхнәләштерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

"Эзләнү" театр-студиясе "Нух пингвиннары"н сәхнәләштерде

Ульрих Һубның Илгиз Зәйни сәхнәләштергән бу әсәре дуслык, бер-береңә хөрмәт, намус, тугрылык һәм Аллаһы Тәгаләгә ышану турында.

"Нух пингвиннары" спектаклен Илгиз Зәйни сәхнәләштергән. Музыкаль әкият гади нәрсәләр турында сөйли: дуслык, бер-береңә хөрмәт, намус, тугрылык һәм Аллаһы Тәгаләгә ышану. Әсәрне алман драматургы Ульрих Һуб иҗат иткән.

2006 елда Германия нәшриятләренең берсе дини темага багышланган әсәр бәйгесен оештыра. Алман сәнгатькәре Ульрих Һуб дөньяны су басу тарихына игътибар итәргә уйлаган. Нәтиҗәдә Һуб бу бәйгедә җиңеп чыга һәм хәтта Германиянең иң яхшы балалар әсәре бүләгенә ия була. Ләкин пьесада сөйләнелгән мәсьәләләр балаларга гына түгел, ә олылар күңеленә дә хуш килә.

Һуб әсәрен инде дөньядагы күп театрлар сәхнәләштерде. Илгиз Зәйни дә пьесаны татар тамашачысы өчен күрсәтергә уйлый.

Антарктидада өч пингвин. Бөтен җирдә боз һәм кар. Бары тик ныклы дуслыклары гына аларны салкын бураннарда җылыта. Ләкин язмыш пингвиннарга авыр сынау җибәрә. Ак Күгәрченкәй аларга Нух көймәсенә ике билет алып килә. Ничек өч пингвинга Бөтендөнья су басуыннан котылып калырга? Бары ике билетлары була торып, алар өчесе дә Нух көймәсенә эләгә алырлармы? Пингвиннарның ныклы дуслыгы мондый сынаулардан какшамасмы?

Спектакльдә баш рольләрне Казан театр мәктәбе студентлары башкара. Бу тамаша - “Эзләнү” татар театр студиясенең беренче иҗат җимеше. Студия киләчәктә дә татар театр сәхнәсен яңа рәвешле куелышлар белән баетырга ниятли.
XS
SM
MD
LG