Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова «Куликово поле» клибын прокуратурага экстремизмга тикшерүгә җибәргән


Милли мәҗлес оешмасы рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Жанна Бичевскаяның “Куликово поле” клибын Татарстан прокуратурасына җибәргән. Ул аның җырлары милләтара нәфрәт тудыру, башка халыкларны түбәнәйтеп, бары тик бер халыкны – урысларны гына күтәрү сәбәпле, экстремизмга тикшерелергә тиеш дип саный.

Бәйрәмова сүзләренчә, Бичевская бөтен Русияне Куликово кырына әйләндерергә чакыра, ягъни, сугыш мәйданына әйләндерергә, кораллы көрәшкә өнди.

“Куликово поле” клибында тарихи татар-монголлар, анда саранча итеп бирелгән, йөзебез кыек, урыс исә бөек, бүген дә бу “изге” Руська яңа мамайлар, яңа хәзәрләр, масон һәм европалар яный икән, шуңа күрә, яңадан кылычка ябышырга һәм Кырымны, Истанбулны, Иерусалимны басып алырга кирәк икән», дип яза Фәүзия Бәйрәмова Жанна Бичевская клибы турында.
XS
SM
MD
LG