Accessibility links

Татарстан югары мәхкәмәсе Ясәвиевне аклады


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Казанда “Хәсисләр кануны”на протест белдереп ялгыз пикет оештыручылар Искәндәр Ясәвиев, Эльвира Дмитриева һәм Зарина Таскаева канун бозмаган дип белдерелде. 27 гыйнварда Татарстан югары мәхкәмәсе әнә шундый карар чыгарды.

27 февраль көнне Татарстан югары мәхкәмәсендә декабрь ахырында Казанда “Хәсисләр кануны”на протест белдереп ялгыз пикет оештыручылар – Искәндәр Ясәвиев, Эльвира Дмитриева һәм Зарина Таскаева эшләре каралды.

23 гыйнвар көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, КФУ укытучысы, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиевне 26 декабрьдә урам чарасын канун бозып үткәрде дип гаепләп 20 мең сум штраф түләтү карары чыгарган иде.

Гаепләүче як белдерүенчә, Ясәвиев бу чараны алдан планлаштырып оештырган, пикетка Дмитриева һәм Таскаеваны да җәлеп иткән. Югары мәхкәмә вәкиле бу гаепләүгә дәлилләр юк дип белдереп Ясәвиевне аклады һәм Вахитов районы мәхкәмәсе карарын юкка чыгарды.

23 гыйнварда Вахитов районы мәхкәмәсе Дмитриева һәм Таскаевага карата полиция кузгаткан административ эшне туктатып, кызларны гаепсез дип таныган иде. Казанның Вахитов районындагы "Япеево" полиция бүлеге мәхкәмәнең кызларга карата чыгарган бу карары белән килешмичә, аларны югары мәхкәмәгә шикаять итте.

Югары мәхкәмә Дмитриевага һәм Таскаевага карата Вахитов районы чыгарган карарны үз көчендә калдырды.

Югары мәхкәмәдә башта кызларга карата булган шикаять, аннан соң Ясәвиевне яклау ягы – Казан хокук яклау үзәге шикаяте каралды. Мәхкәмә карары игълан ителгән көннән көчкә керә.

Ясәвиев узган елның 26 декабрендә Русия президентының Кремль урамында урнашкан кабул итү бүлмәсе каршында бер кешелек пикет уздырды. Галим “Дима Яковлев кануны”на протест белдерү белән бергә Русия думасын таратуны да таләп итте. Кызлар да шул көнне "Хәсисләр кануны"на каршы шигарләр тотып Кремль урамына чыкты.

Активистлар урам чарасында канун бозмауларын белдерде. Алар бер-береннән 50 метрдан күбрәк ара калдырып баскан иде.

Ясәвиев элегрәк Азатлык радиосына: “Бернинди зыянсыз, беркемгә куркыныч тудырмаучы ялгыз пикетлар да, ялгыз пикетлар сериясе дә канунсыз дип игълан ителә. Полициянең мондый гамәлләре халыкта ризасызлыктан һәм каршылыктан башка бернигә дә китермәячәк”, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG