Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөфти мәсьәләсен бер төркем җитәкчеләр хәл итә"


Руслан Айсин
Руслан Айсин

6 мартта Казанда Татарстан мөселманнары диния нәзарәте пленумы уза. Киләчәктә мөфти булып “Тынычлык” мәчете имамы Камил хәзрәт Сәмигуллин куелырга мөмкин дигән хәбәрләр таралды.

Соңгы вакытта Татарстан мөфтияте тирәсендә кризис барлыкка килде. Мөфти Илдус Фәиз инде ярты елдан артык бөтенләй күренмәде, мөфтият эшләмәде дияргә була. Хәзер инде аның вазифасыннан китәчәге әйтелде. Сәясәт белгече, дини темаларга мәкаләләр язучы Руслан Айсин сүзләренчә, бу мәсьәлә күптән хәл ителергә тиеш иде. Аның белән шул мөфтият тирәсендәге вазгыять турында сөйләштек.

Руслан, иртәгә пленум узачак. Илдус хәзрәт вазифасыннан китә, инде мөфтият тирәсендә тотрыклылык урнашыр дип уйлыйсыңмы?

– Илдус Фәиз Татарстанга түгел, Мәскәүгә карап эшләде. Татарстан хакимияте аны үз ягына бормакчы иде, әмма килеп чыкмады. Аны алмаштыру Татарстан хакимиятенең әллә кайчан уйланылган бер проекты иде, чөнки абруе булмаган кешенең эшли алмаячагы билгеле. Ә Универсиадага хәтле сәяси һәм дини тотрыклык урнаштыру мөһим. Хәзер Фәиз Төркиягә китте, аңа бу тәкъдим хакимият тарафыннан ясалган, диләр. Әмма хәзер дини өлкәдә хәл шактый катлаулы.

Дини төркемнәр арасында көрәш булачак һәм һәркем үзенекен тыгарга тырышачак. Шул ук вакытта Татарстан хакимиятенә бәйсез фикерли торган лидер кирәкми. Кирмәнне тыңлый торган, йомшак бер кеше кирәк. Беренче чиратта ул Кирмәнгә буйсынырга һәм мөселманнар арасында да уртак тел таба белән торган кеше булырга тиеш.

– Мөфти булып “Тынычлык” мәчете имамы 28 яшьлек Камил Сәмигуллин куелачак дигән сүзләр йөри. Син моңа ничек карыйсың?

– Әйе, мөмкин. Ул әле яшь, аны күбесе белми дә, шуңа аның турында имеш-мимешләр дә ишеткән юк һәм мөселманнар арасында нәфрәт тә уята алмыйм. Әгәр Кирмән аны куя икән, ул аның сәясәтен алып барачак. Ләкин аны вакытлыча гына куярга мөмкиннәр, ә аннары инде аның үз-үзен күрсәтүенә бәйле киләчәктә калдыру мәсьәләсе хәл ителергә мөмкин. Татарстанның үзендә бу мәсьәләне аңлаучы кешеләр аз. Бу мәсьәләне бер төркем җитәкчеләр хәл итә, киң җәмәгатьчелектән дә сорау булмады.

– Шул ук вакытта инде Камил хәзрәтне Исмаил-ага юнәлешенә карауда гаепләүчеләр дә барлыкка килде.

– Аның турында чыккан әшәке материал, минемчә, кара PR дип әйтер идем. Чөнки аның кайсы төркемдә торуын беркем дә дә белми. Рәис Сөләйманов аның турында нәрсәдер табарга маташты, ул Төркиядә укыды, ул төрекләргә бәйле, ул Төркия хөкүмәтенә эшләячәк дип белдерде. Сөләйманов дәрәҗәсендәге имеш-мимешләргә артык игътибар итү кирәкми дип саныйм.

– Син ул "мөселманнарга бик үк билгеле булмаган кеше, аңа дәгъвалар белдерә алмыйлар" дип әйттең. Бу яктан килгәндә мөселманнар да ул үзенең 28 яшендә мөфти булырлык нәрсә эшләгән соң, дип әйтмәсме? Мөфти беренче чиратта абруйлы, мөселманнарны җитәкләп бара торган кеше булырга тиеш.

– Мөфти беренче чиратта лидер, абруйлы, гыйлемле, мөселманнар хокукларын яклый торган кеше булырга тиеш. Хәзер андый кеше юк та. Илдус Фәиз вакытында андыйларны, мисал өчен, Рамил Юнысны читләштерделәр. Кайберләрен куркытып бетерделәр. Дини сәясәт турында әйтә алырлык кешеләрне дини-сәяси мәйданда юк иттеләр. Мәскәүгә дә әллә ни көчле кеше кирәкми. Беренчедән, абруйлы кеше булса, ул Татарстанда мөселманнарны берләштерер иде. Белүебезчә, мөселманнарны бүлгәләү эше актив бара.

– Читтәге дин әһелләре мөфти булырга мөмкин дигән сүзләр йөри. Таһир Саматов, Әлбир Крганов исемнәре аталды.

– Алар теләмәгәннәр дип беләм, чөнки алар мондагы вазгыять бик катлаулы булуын аңлый. Алар үз урыннарында яхшы гына эшли.
XS
SM
MD
LG