Accessibility links

Яңартылган мөфтият һәм журналистлар арасы ачылыр дигән өмет бар


Соңгы айларда Татарстан мөфтияте журналистларга ябык булды. Искәндәр Сираҗи киләчәктә бу өлкәдә яхшы якка үзгәрешләр булуына өметләнә.

Татарстанда мөфти вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин үзенең булачак өч урынбасары белән таныштырган иде. Алар – “Сөләйман” мәчете имамы Илдар Баязитов, РИУ ректоры урынбасары, голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батыров һәм Казан ислам көллияте ректоры урынбасары Нияз Сабиров. Әлеге урынбасарлар 25 март көнне журналистлар белән очрашып киләчәк хезмәттәшлек турында сөйләште.

Әйтергә кирәк, Илдус Фәиз мөфти булганда журналистларга аңлатма бирү бары берничә кешегә генә рөхсәт ителгән иде. Алар – Илдус Фәиз үзе, Татарстан диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары булган Габдулла Әдһәмов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан ислам университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин, Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин, Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батыров, “Солтан” мәчете имамы Камил Бикчәнтәев.

Бу кешеләр ислам диненең Хәнәфи мәзһәбен тота һәм ваһабилар белән көрәшүчеләр буларак танылган, дип искәртте Казандагы интернет газетлар.

Бу “дөрес” сөйләүчеләр исемлеге кайбер журналистларның ачуын чыгарды. Хәзер, Фәиз киткәч, бу тәртип үзгәрер кебек. Һәрхәлдә журналист Искәндәр Сираҗи шулай дип саный.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
“Минем уйлавымча, яхшы якка үзгәреш бар. Бу үзгәрешләрне якын арада күрербез, дип уйлыйм. Яңа җитәкчелекнең журналистлар белән чын-чынлап эшләргә теләге барлыгын күрәм. Дин структурасы, дәүләт структурасы булсынмы, матбугатсыә эшләп булмаганын белә”, ди ул.

Журналистларга аңлатма бирүдәге чикләүләр Илдус Фәизгә һөҗүмнән соң кертелде. Сираҗи фикеренчә, Татарстандагы радикализм, террорчылык, сәләфчелек, ваһһабчылык элекке мөфти вакытында уйлап чыгарылды. “Аны мөфтият уйлап чыгарды һәм шуңа каршы көрәште”, ди ул.

Татарстанда ваһабчылык таралуы турында сөйләргә яратучы, үзен ислам белгече дип танытучы Рәис Сөләйманов бу очрашуда булмаган. “Очрашуда кайбер экспертлар һәм исламоведларның булмавына басым ясап алдылар”, диде Сираҗи.

Сираҗи ваһабчылыкта, Хизбуд-тәхрирчылыкта гаепләнеп читкә кагылган имамнар хакында да сүз булуын әйтте.

“Кайберләре кайтачак, әмма бу бит күп очракта мөфтияттән генә тормыйдыр дип уйлыйм, монда әле махсус хезмәтләр дә бар. Алар мөфтияткә аталарча киңәш биреп торуын да искә алыйк. Шул ук Рамил Юнысны кайтармасыннар өчен тырышачаклар дип уйлыйм. Тиктомалдан читкә тибәрелгән Фидаил хәзрәт Яруллиннар бар. Камал әл Зант туган ягына кайтып китте. Аның һәм Рамил Юныс кебек зур ислам белгечләре, дәгъватчылар безнең татарга бик кирәк. Яңа мөфтияттә алардан баш тартмаслар дип уйлыйм. Ул көнне очрашуда берләшү хакында сүз барды”, ди Сираҗи.
XS
SM
MD
LG