Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтие булды


Татарстанның яңа мөфтие Камил Сәмигуллин
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Татарстанның яңа мөфтие Камил Сәмигуллин

17 апрель "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш корылтаенда 28 яшьлек Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтие булып сайланды.

Корылтайга 263 делегат катнашырга тиеш булса да, анда 257 делегат килде дип әйтелде. Шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика түрәләре, кайбер район башлыклары да корылтай эшендә катнашты.

Ачык тавыш бирүдә быелның 6 мартыннан бирле Татарстан мөфтие вазыйфасын башкарган, Казанның “Тынычлык” мәчете имамы Камил Сәмигуллин бертавыштан республика мөселманнары башлыгы итеп сайланды.

Камил Сәмигуллин корылтай тәмамланыр алдыннан Татарстан президентына, хөкүмәткә, район башлыкларына мөселманнарның проблемнарына битараф калмаганнары һәм аларны хәл итәргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

“Бергә булсак, бердәм булсак кына үз дәрәҗәбезне саклый, яклый һәм ныгыта алабыз. Безнең арабызда таркаулык өчен бер сәбәп тә юк. Раббыбыз бер, кыйблабыз бер, динебез бер, илебез бер, милләтебез бер, мәзһәбебез бер. Таркаулык өчен сәбәп эзләсәк тә таба алмаячакбыз”, дип белдерде ул.

Корылтайда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары итеп Рөстәм Батров һәм Татарстанның баш казые итеп Җәлил Фазлыев бертавыштан сайланды.

Алдан аккредитация узган Татарстан журналистлары “Казан” милли мәдәният үзәгенә баштан аяк тикшереп кертелде. Әмма корылтайда катнашырга бары тик берничә журналистка гына рөхсәт бирелде. Шулай да, корылтай тәмамлануга берничә минут кала фото һәм тележурналистларга ишекләр ачылды.

Корылтай тәмамлангач делегатларның кайберләре, быелгы корылтай моңа кадәргеләреннән тыныч узуы белән аерылып торды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG