Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" тирәсендә йөрисе дә юк"


"Левада" үзәгенең соңгы хисабына күрә, Русия халкының яртысыннан күбе "Бердәм Русия" – караклар һәм алдакчылар фиркасе" дип белдерә. Азатлык "Левада" хисабына мөнәсәбәтле әлеге фирка әгъзалары, журналистлар, сәясәтчеләр фикерен белеште.

"Левада" фикер белешү үзәгенең "Бердәм Русия" фиркасе турында соңгы хисабы апрель ахырында чыкты. Әлеге фиркагә карата 1600дән артык кешенең фикерен сорашканнар.

Бу хисап хакимият фирксенең халык арасында абруе төшә барганны күрсәтә. Сорауларга җавап бирүчеләрнең 31%ы "Бердәм Русия" фиркасендәгеләр байларның гына мәнфәгатьләрен кайгырта дип белдергән. Халыкның 44%ы фиркадә әгъза булып тору баер өчен административ мөмкинлекләр ача дип уйлый. "Бердәм Русия" – караклар һәм алдакчылар фиркасе" дигән гыйбарә белән күпчелек, 51,3% килешә.

Рәшит Заһидуллин
Рәшит Заһидуллин
Татар халкы яратып йөргән Тинчурин театры милли әсәрләр белән беррәттән көндәлек тормышның җитешсезлекләрен ачкан спектакльләрне дә сәхнәгә куя. Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин әлеге фирканең җитәкчелегендә, Татарстан бүлегенең сәяси шура әгъзасы.

"Левада-үзәк"нең бу хисабы басылгач Азатлык радиосы телефон аша Заһидуллин белән элемтәгә кереп, аның әлеге саннарга карата ни уйлавын белергә теләде. Бу фиркагә ул үз теләге белән инде күптән керүен әйтте.

"Левада" үзәге хисабына күрә, "Бердәм Русия"нең абруе төшүгә ничек карыйсыз?" дигән сорауга Заһидуллин: "Левада" дигәннән, төрле кешенең төрле фикере бар", диде дә телефон аша интервью бирмәячәген әйтеп журналистларны гаепләргә кереште. Аның фикеренчә, журналистлар әңгәмәнең үзләренә кирәк өлешен генә калдырып эфирга бирәләр. "Мин әйткән биш сүзнең берсен генә калдырасыз да эфирга чыгарасыз", диде ул. Заһидуллин белән элемтә шуның белән төгәлләнде.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Татарстан дәүләт шурасына "Бердәм Русия" исемлеге аша үтте. "Нижнекамскшин"ның генераль директоры Радик Ильясов Дәүләт шурасында иде. Ул Русия думасына "Бердәм Русия"дән сайлангач Татарстан парламентында аның урынын Хәкимов алды.

"Мин шул фирка исемлегеннән уздым, әмма аның бер нечкәлеге бар. Мин "Татарстан – Яңа гасыр" хәрәкәтенә керәм. Әлеге хәрәкәт бу сайлауда "Бердәм Русия" белән үзенә күрә бер блок сыман узды. Син "Татарстан – Яңа гасыр"ныкы булсаң, "Бердәм Русия" әгъзасы булмыйча да аның исемлеге аша уза аласың", диде Хәкимов.

Аның фикеренчә, "Бердәм Русия"нең халык арасында абруе булмау бүген генә туган әйбер түгел. Фирка башыннан ук дөрес төзелмәгән, аның тирәсендә йөрисе дә юк, дип белдерә ул.

"Бу хәл думага сайлау вакытында нык сизелде, аннан соң депутатларның бизнес һәм коррупция белән бәйле ыгы-зыгылары килеп чыкты. Гомумән, Русиядәге сәяси вәзгыять уңай түгел. Күп кенә кеше бу уңай булмауны әлеге фирка белән бәйли.

Фиркаләргә күз салсак, ул йә уң якта, йә сул якта була. Суллар социаль яклаулар ягыннан халыкка күбрәк файда булуны тели. Уңнар реформалар турында уйлана. "Бердәм Русия" хәзер уртага басты да сул да түгел, уң да түгел. Фирка алай эшли алмый. Алар хакимияткә нык бәйле. Фәкать шуның авызына гына карап, ул әйткәнне генә үтәп тора, хакимият ниләр генә эшләмәсен шуны яклыйлар", ди Хәкимов.

Илнур Фәйзрахманов
Илнур Фәйзрахманов
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниесенең (бу компания җитәкчесе Илшат Әминов Татарстанда "Бердәм Русия"нең сәяси шура әгъзасы) "Болгар" радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов мәгълүмат чаралары булган хәлләрне объектив чагылдырмаганга "Бердәм Русия"нең абруе төшкәнлеген әйтә. Үзе ул бер партиягә дә кермәвен, әмма коммунистларга симпатиядә булуын белдерде.

"Бүген без нәрсә эшләнгәнне әйтүдән бигрәк, хәзер абына-сөртенә дигәндәй нинди проблемнар бар шуны яктыртырга тырышабыз. Ә ул проблемнарның башында "Бердәм Русия" әгъзасы җитәкче икәнлеге килеп чыга. Шуңа күрә бу фиркагә карата антипатия һәм симпатия дә туа. Без эшләгән материаллар мактауга гына корылмасын дип әйтәбез дә, аннан соң бөтенләй каралтып ташлыйбыз. Бездә барсы да начар шикелле килеп чыга. Уңай мисаллар да бар", ди Фәйзрахманов.

Аның фикеренчә, "Бердәм Русия"не яратучылар, хөрмәтләүчеләр кимеми, ә кеше хәзер уйлана гына. Бүген Русиядә ниндидер уңышларга ирешү өчен коммунистлар диктатурасындагы кебек катылык җитеп бетмәвен әйтә.

"Бердәм Русия", мөгаен, безнең бүгенге ихтыяҗларга туры килә торгандыр. Халкы нинди әзерлектә булса, партиясе дә шундый ук әзерлектә. Бүген бөтен илне үз кулына алып эшләрдәй бүтән фиркаләрне күрмим мин", ди Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
Бәйсез "Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, "Левада" үзәгенең бу хисабы илнең өстәгеләр элеккечә идарә итә алмауга, ә астагыларның элеккечә яшәргә теләмәүләренә таба баруын күрсәтә.

"Бүгенге хәрәмләшүләр һәм аннан соң сайлаулар вакытында булган хәрәмләшүләр, чатаклыклар һәм кимчелекләр барсы да шул "Бердәм Русия" фиркасенә карый. Күп акчалар белән, ялган юллар белән депутат булырга тырышалар. "Бердәм Русия" вәкилләре депутат булып алалар да парламентка эшкә йөрмиләр. Менә шуннан барсы да күренә инде аның. Алар үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар", ди Фәйзрахманов.
XS
SM
MD
LG