Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөләйман" мәчете күңел нуры өләшә


"Сөләйман" мәчете күңел нуры өләшә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:15 0:00

"Сөләйман" мәчете күңел нуры өләшә

Начар күрүчеләр өчен Русиядә бердәнбер тернәкләндерү үзәге саналган Казандагы "Сөләйман" мәчетендә тернәкләнүчеләр шаянлык һәм тапкырлыкта ярышты.

Русиянең төрле төбәкләреннән монда җыелучыларның күзләре начар күрсә дә, аларның күңелләре һәр нәрсәгә бик сизгер, кулары оста булып чыкты. Без килеп кергәндә күрмәүче апалар мәш килеп үзара скетч куеп яталар иде. Аннан чират яулык бәйләп күрсәтүгә җитте. Яулык бәйләүне дә барысы да бик оста башкарды. Кайберләре үзләре язган шигырь-мөнәҗәтләрне дә укып һәм көйләп күрсәтте. Ә ислам нигезләренә кагылышлы сорауларны күрмәүчеләр алдан ук яхшырак күрүче Гөлсинә Фәсхетдиновага яздырып куйган булып чыктылар. Ул исә сорауларны бер-бер артлы укып торды, начар күрүчеләр чатнатып җавап биреп торды. Тапкырлар һәм шаяннар уены тигез исәпкә тәмамланды.

Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәреннән килгән Гөлсинә Фәсхетдинова сүзләренчә, Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган начар күрүчеләр "Сөләйман" мәчетендә бер ай яшәү дәверендә тормыш өчен күп нәрсәгә өйрәнеп китәләр икән.

"Бүгенге шаяннар һәм тапкырлар ярышының максаты - бер ай буена монда өйрәнелгәннәрне кабатлау иде. Нәтиҗәсе яхшы дип әйтер идем. Монда начар күрүчеләр дә, дөм күрмәүчеләр дә килә. Кайберәүләр "Сөләйман" мәчетенә килгәндә тупсадан да атлап керә белмиләр, катларга күтәрелә алмыйлар. Ә бер айдан соң алар күзләре күргән кеше кебек йөри башлыйлар. Мин хәтта боларның күзләре күрә микән әллә дип уйлап куям. Алар монда намазга басалар, чигү чигә, тәм-томнар пешерә башлыйлар. Бөтенләй күрмичә дә дөньяның рәхәтен тоеп яшәргә була. Чөнки алар күңел күзе белән күрәләр", ди ул.

Гөлсинә ханым Русиядә күзләре күрмәүчеләр гадәттә почмакка карап кына утыралар, аларга дәүләтнең игътибары аз дип офтана.

"Сөләйман мәчетендәге тернәкләндерү үзәге бөтен Русиягә бер генә. Мин монда беренче тапкыр килгәч күрмәүчеләргә ярдәм итәргә торган кешеләрнең хезмәтенә шаккаттым. Монда эшләүче Мәликә ханым, Илдар хәзрәт, Илһам әфәнде, Фәнис, Ләйлә ханым алар барысы да безгә ярдәм итәргә әзер торалар. Менә хәзер Казанда "Ярдәм" мәчете салына. Шунда ук яңа тернәкләндерү үзәге дә булачак. Монда 20 кешене кабул иткән булсалар, яңа үзәк 120 кешегә исәпләнгән. Универсиадага өлгертергә дигәннәр иде, әмма финанс ягы җитмәү сәбәпле вакытында тәмамланмау куркынычы бар. Минем бар теләгем - "Ярдәм"гә ярдәм кулы сузылсын иде. Бу үзәк ачыла калса һәр ай 120 начар күрүчегә хезмәт күрсәтеләчәк дигән сүз. Димәк 120 кеше үзләренә күңел нуры алып кайтып китәчәкләр. Ә күңел нуры - яшәүнең дәвамы", диде Гөлсинә ханым.
XS
SM
MD
LG