Accessibility links

Кайнар хәбәр

Умаров Сочидагы Олимпиаданы өзү белән яный


Төньяк Кавказдагы сугышчылар башлыгы Доку Умаров Русия хакимиятенә каршы чаралар дәвам ителәчәген әйтте һәм Сочида узачак Олимпиада корылмаларына һөҗүмнәр оештырырга чакырды.

Кavkazcenter.com видеоязмасында Умаров «Сочида Русия тарафыннан үтерелгән кавказлар сөякләре өстендә» Олимпия уеннарын уздыруга юл куярга ярамаганлыгын әйтә.

Умаров БМОның халыкара террорчылар исемлегенә кертелгән.
XS
SM
MD
LG