Accessibility links

Энгел Фәттахов: "Мәктәптә яулыктан йөрүдә проблем күрмим"


"Яулыкны тыю мәгънәсезлек булачак"
"Яулыкны тыю мәгънәсезлек булачак"

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов мәктәптә укучыларга яулыктан йөрү рөхсәт ителәчәгенә ишарә итте. Ул моннан проблем ясау кирәкми дип саный.

Русия мәктәпләрендә бердәм мәктәп киемен булдыру турында сүз киткәч, күп кенә мөслимә укучылар һәм аларның ата-аналары борчуга калган иде, чөнки киләчәктә укучыларга яулыктан йөрүгә рөхсәт ителмәячәге аңлашылды. Бу хакта хәтта Русия президенты Владимир Путин да “туры элемтә” вакытында әйтте.

“Кайбер төбәкләрдә, әлбәттә милли үзенчәлекләр бар. Әмма хиҗап ул милли традиция түгел. Безнең илдә һәм мөселман төбәкләрендә беркайчан да андый традиция булмады. Мин инде элек әйткәнемчә, мәктәп формасына кайту дөрес булачак дип саныйм. Бу эш инде бара һәм төбәкләрдә ул онытылмас, ә киресенчә тиз генә кереп китәр дип уйлыйм”, диде Путин.

Әлеге чыгыштан соң, кайбер түрәләр инде бу өлкәдә тагын да тырышыбрак эшли башлады. Хәзер инде мәктәпләрнең күбесендә укучыларның киеменә бердәм таләпләр кертелгән һәм аларның һәркайсында диярлек уку йортының дөньяви булуы һәм анда дини билгеләмәләр булмаска тиешлеге искәртелгән.

Әлбәттә, Чечня кебек төбәкләрдә бу таләпләрнең үтәлешенә күпләр шикләнә. Әйтергә кирәк, Грозныйда бу бердәм мәктәп киеме турында бәхәсләр чыкканы ишетелмәде дә, ә менә Татарстанда мөселманнар пошаманга төште. Бигрәк тә Түбән Кама шәһәре прокуратурасының укытучы һәм укучыларның яулыктан йөрүен тыю өчен мәктәп уставларына үзгәрешләр кертүе таләбеннән соң, борчылулар тагын да артты.

"Мәктәптә яулыкны тыеп булмый"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00
Менә ниһаять әлеге мәсьәләгә бераз ачыклык керде төсле. Сишәмбедә яңа уку елына әзерлеккә багышланган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов яулыкны тыю мәгънәсезлек булачагын әйтте.

Бүген мәктәп кырында торып, “яулыгыңны сал” дип торып булмый. Гаиләдә бала милли рухта тәрбияләнгән икән, ул шулай дәвам итәчәк. Мәктәпкә бармаса-бармас, әмма ул аны ташламаячак”, диде ул.

Министр татар хатын-кызлары элек-электән үк яулык бәйләп йөрүләренә дә басым ясады. “Мин монда проблем күрмим. Юк җирдән проблем ясамаска кирәк”, диде Фәттахов.

Бердәм мәктәп киеменә Татарстан мәктәпләре бу елның 1 сентябреннән күчәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG