Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стадионнар җыйган җырчы Сами Йосыф Казанга килә


Казанга Рамазан бәйрәменә үзенең нәшидләре белән дөнья мөселманнарын сокландырган Сами Йосыф киләчәк. Ул инглизчә, төрекчә, гарәпчә, азәричә җырлый.

Сами Йосыфның Казанга килүе турында беренче булып үзенең ВКонтакте битендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин язды. Дөнья буйлап альбомнары миллионнан артык тираж белән сатылган нәшидләр башкаручы Сами Йосыф Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда 9 августта оештырачак Рамазан бәйрәмендә катнашачак.

Әлеге хәбәр таралуга инде социаль челтәрләрдә, бу сәфәрнең нечкәлекләре турында фикер алышулар башланды. Әлеге уңайдан башка төбәктәге мөселманнар да бәйрәмгә, һичшиксез, Казанга киләчәкләрен әйтте.

Сами Йосыф Тәһранда чыгышы белән иранлы азәри гаиләсендә туа. Аңа 3 яшь булганда гаиләсе белән Лондонга күченеп китә һәм анда Патша музыка академиясендә укый. Көнбатыш һәм көнчыгыш музыкасын өйрәнү нәтиҗәсендә, аның күпләрне сокландырган үзенчәлекле тавышы барлыкка килә.

Сами Йосыф 2003 елда үзенең беренче Al-Mu’allim альбомын чыгарганнан соң киң танылу ала, "My Ummah" исемле икенче альбомы 2005 елда чыга. Аның әлеге ике альбомы миллион ярым тираж белән тарала. Гарәп илләре, Төркия җәмәгать туклану урыннарында һәрдаим Сами Йосыф башкаруындагы нәшидләр яңгырый.

Аның былтыр чыккан иң соңгы, дүртенче альбомы "Salaam" дип атала.



Сами Йосыф үзенең җырларында нигездә бүген авыр хәлдә булган мөселманнарның хәлен чагылдыра һәм аларны сабырлыкка өнди. Аның Бесландагы балаларны үтерүчеләрне һәм Франциядә мәктәптә укучыларга хиҗапны тыйган француз хакимиятен тәнкыйтьләгән җырлары бар. Сами Йосыфның башка җырчылар кагылырга курккан дини темаларны башкарырга тырышуы сәбәпле, танылуы арта бара. Аның 2007 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган концертына 200 мең тамашачы килгән иде.
XS
SM
MD
LG