Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хозур" татар милли мирасын сакламакчы


"Хозур" татар милли мирасын сакламакчы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

"Хозур" татар милли мирасын сакламакчы

19 сентябрьдә Казанда "Хозур" нәшрият йорты тәкъдим ителде. Басма һәм электрон китаплар нәшер итү белән шөгыльләнәчәк әлеге нәшрият йортының төп максаты - татар милли мирасын саклап калу һәм кешеләргә белем бирү, дип әйтелде.

IT-паркта узган "Хозур" нәшрият йортын тәкъдим итүне Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Коръән сүрәләрен укып ачып җибәрде. Журналистлар, татар галимнәре, Русия мөфтиләренең вәкилләре һәм башкалар катнашкан чарада иң элек нәшрият йорты кысасында эшләнгән яңа интернет проектлар тәкъдим ителде.

Әйтик baytalhikma.ru интернет сайтында читтән торып белем бирәчәк интернет-мәдрәсә эшләячәк, annisa-today.ru сайтында мөселман хатын-кызлары өчен кирәкле мәгълүматны табып булачак, darul-kutub.com сайтында электрон китапханә урнашачак, halalgid.ru сайтында Русиядәге хәләл әйберләрне алып була торган урыннарны күреп булачак, namaz-time.com адресыннан исә Русия шәһәрләре өчен намаз вакытларын җиңел генә белеп булачак.

Болардан тыш тәкъдим итү чарасына килүчеләргә нәшрият йорты бастырып чыгарырга өлгергән китаплар да таратылды.

"Хозур" нәшрият йорты мөдире Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, нәшрият йортының төп максаты - дөрес идеологияне тарату, Хәнәфи мәзһәбен аңлату, татар милли мирасын саклап калып, кешеләргә кирәкле белемне бирү.

"Без моңа электрон һәм басма нәшрият белән ирешергә уйлыйбыз", дип белдерде ул.
XS
SM
MD
LG