Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда очкыч һәлакәтендә 50 кеше һәлак булды


Казанда очкыч һәлакәте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:53 0:00

Казанда очкыч казасы

"Татарстан" һава юлларының якшәмбе кичендә Мәскәүдән кайтучы Boeing очкычы Казан һава аланында төшеп җимерелде. Очкычтагы 50 кешенең берсе дә исән калмаган.

Казан һава аланында очкыч казасында 50-ләп кеше һәлак булды. "Татарстан" һава юлларының 19:25тә Мәскәүдән кайткан Boeing-737-500 очкычы һава аланына төшеп утырганда казага юлыккан. Очкычтагыларның берсе дә исән калмаган.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Родыгин әйтүенчә, очкыч җиргә төшеп утырганда шартлаган.

"Интерфакс" агентлыгы башка бер чыганакка таянып, җиргә төшеп утыру омтылышы уңышсыз булганнан соң яңадан күтәрелеп китәргә теләгәндә очкыч җиргә тигән һәм төшеп җимерелгән, дип хәбәр итә. Шуннан соң очкычка ут капкан, әмма ул тиз арада сүндерелгән.

Русия мәхкәмә медицинасы экспертиза үзәге хезмәткәрләре Татарстандагы белгечләргә ярдәм итү өчен Казанга җибәрелде.

Русия президенты Владимир Путин каза сәбәпләрен тикшерү өчен хөкүмәткә тиз арада тикшерү комиссиясе төзергә кушты.

XS
SM
MD
LG