Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәхибҗамал" татар шагыйрәләрен җыйды


“Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Динә Морзакаева (с), шагыйрәләр Нәфисә Хәбибдиярова, Рәфыйга Усманова, Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина, Гөл Мирһади, Зәйфә Салихова.
“Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Динә Морзакаева (с), шагыйрәләр Нәфисә Хәбибдиярова, Рәфыйга Усманова, Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина, Гөл Мирһади, Зәйфә Салихова.

19 декабрь Башкортстан хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" исемле чара уздырды. Ул Башкортстанда яшәүче җиде татар шагыйрәсенең иҗатына багышланды.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының кече залында узган шигърият бәйрәме “Сәхибҗамал” оешмасының гимны белән ачылды. Аны шул исемдәге яңа оешкан төркем башкарды. Арытабан сәхнәгә берәм-берәм шагыйрәләр күтәрелде. Алар: Дилә Булгакова, Халисә Мөдәрисова, Рәфыйга Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Лилия Сәгыйдуллина, Зәйфә Салихова һәм Гөл Мирһади. Алып баручылар аларның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырды. Шагыйрәләр берничә шигырьләрен укып ишеттерде, халыкка фикерләрен, заман һәм әдәбият хакында уй-тойгыларын җиткерде. Салават күперенең җиде төсе кебек бер-берсен кабатламаган, һәрберсенең үз сүзе, шәхси өслүбе, дөньяга карашы булган әдибәләр шигырьләрен яңгыратканнан соң алар сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Студентлар шагыйрәләрнең шигырьләрен сәнгатьле укып ишеттерде.

Рания Билалова җырлый
Рания Билалова җырлый
Чарада Башкортстан Язучылары берлеге рәисе урынбасары, татар берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина да чыгыш ясады: “Безнең Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсендә иллегә якын татар язучысы әгъза булып тора. Бүген шуларның җидесе сезнең алга чыкты. Берлектә әгъза булган тагы җиде шагыйрәбез калды. Алар белән алдагы чарада очрашырбыз. Шулай ук әгъза булмаган каләм ияләребез җиде дистәгә якын. Аларның да күпчелеген хатын-кыз шагыйрәләр тәшкил итә. Дөньяда өч процент халык кына шигырь укый диләр. Чөнки ул элитар жанр. Бу жанрда күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итү дә юкка түгелдер. Әдәбиятның әнисе шигърият диләр бит”.

Фатыйма Фәткуллина
Фатыйма Фәткуллина
Шигърият бәйрәмендә Мәрьям Солтанова исендәге ислам институты мөгаллимәсе Фатыйма Фәткуллина да чыгыш ясап, халыкка вәгазь укыды: “Милләтебез унбер гасыр буе шушы диндә тәрбияләнгән. Бөтен матурлыкны Алла биргән. Балыкка су кирәк булган кебек, безнең күңелләргә Коръән кирәк. Шигърият кичәсендә чыгыш ясаучы шагыйрәләр барысы да авылдан чыккан кызлар. Алар дин юлында булган нәнәйләреннән тәрбия алган. Шуңа да алар сәләтле, күркәм һәм зиннәтле. Бары тик дин генә безне рухи матур, саф, инсаф итеп тәрбияләргә булыша. Коръәннән аерылмыйк. Ходай юлында булыйк!” диде.

Шигърият кичәсенә җырчылар: Дамира Сәетова, Рания Билалова, композитор Мөдәрис Газетдинов һәм башкалар да ямь өстәде. Шигърият бәйрәме күмәк “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

"Сәхибҗамал" җыр төркеме
"Сәхибҗамал" җыр төркеме
XS
SM
MD
LG