Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта биш көнлек матәм игълан ителде


Бүгеннән алып 3 гыйнварга кадәр Волгоград өлкәсендә матәм игълан ителде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, ике террор гамәлендә 32 кеше һәлак булган, 104 кеше яраланган.

Барлык бәйрәм чаралары тыела, балалар өчен чыршы бәйрәмнәре кичектерелә. Өлкәдә террор куркынычы дәрәҗәсе "сары" (югары) дип игълан ителде.

Шәһәр урамнарында полиция, халык дружинаналы һәм казаклар йөри. Сәүдә үзәкләренең күбесе ябык, кешеләр транспортка утырмый. Мигрантлар торган фатирлар, алар эшләгән урыннарда һәм транспортта тикшерүләр бара.

Бер тәүлек эчендә Волгоградта ике террор һөҗүме булды. Якшәмбе көнне тимер юл вокзалында шартлауда 17 кеше һәлак булды, алар арасында ике бала да бар иде. Дистәләгән кеше яраланды.

Бүген иртән кеше иң күп йөргән вакытта троллейбуста шартлау булып ким дигәндә 15 кеше һәлак булды, 30лап кеше яраланды.

Русиянең тикшерү комитетында шартлаулар икесе дә интихар һөҗүмнәре булган, дип белдерде. Һәлак булганнарның гаиләләре берәр миллион сум, яраланучының һәрберсенә 200 мең сум түләнәчәк.
XS
SM
MD
LG