Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәүләр яндыруны үзе өстенә алган Мартьянов янына адвокатлар кертелми


"Ул тимер рәшәткәне дә, богаулы кулларны да беренче тапкыр күргән".
"Ул тимер рәшәткәне дә, богаулы кулларны да беренче тапкыр күргән".

Татарстанда чиркәүләр яндыруны үз өстенә алган һәм дусларына каршы шаһитлык итәргә мәҗбүр булган Михаил Мартьяновның адвокаты дүшәмбе көнне дә аның янына керә алмаган. Аңа Мартьяновның бөтен адвокатлардан баш тартуы турында гаризасын күрсәткәннәр.

Чистайдан мөселман Михаил Мартьяновның адвокаты Руслан Гарифуллинны бүген дә Михаил тотылган Чаллы изоляторына кертмәгәннәр. Аңа кабат Мартьяновның бөтен адвокатлардан баш тартуы турында әйткәннәр. Имеш, Мартьянов үзен яклауны бары тик Вәлиева дигән дежурный адвокатка гына рөхсәт иткән.

“Ул бу гаризаны басым булганга имзалаганы ачык. Мин аның янында соңгы тапкыр 18 декабрь көнне булдым. Шунда ул миңа битлек кигән хокук саклаучыларның аны кайдадыр читкә алып чыгып кыйнаулары һәм җенси органнарына ток җибәреп газаплаулары турында сөйләде. Аның үзенә дә битлек кидергәннәр. Шул газаплауларга түзә алмыйча ул Татарстанда чиркәүләр яндыруны үз өстенә алырга мәҗбүр булган. Шулай ук Түбән Камада җибәрелгән ракетаны кардәшләрем белән ясадым дигән. Ул моңа кадәр беркайчан да полиция кулына эләккәне булмаган. Тимер рәшәткәне дә, богаулы кулларны да беренче тапкыр күргән. Аның рухи яктан сынарга мөмкинлеген күргән хокук саклаучылар үзләренә кирәгенең барысын да әйттергән. Аны бик каты газаплаганнар”, ди ул.

Гарифуллин сүзләренчә, тикшерүчеләр Мартьянов элек белдергәннәрне үз көчендә калдыру өчен аның янына адвокатларны кертмиләр.

“Ике көннән соң, ягъни 20 декабрьдә аннан өстәмә сорау алулары турында мөрәҗәгать язу өчен кабат Чаллыга килгәч, мине аның янына кертмәделәр. Тикшерү бүлегенең дежурные миңа аның адвокатлардан баш тартуы турындагы гаризасының копиясен күрсәтте. Ул анда бернинди адвокатларны кертмәүләрен сорый. 6 гыйнварда анын янына Дәүләтов дигән башка адвокат та керергә тырышып карады. Аны да кертмәделәр, чөнки безнең ракеталар атылганда, чиркәүләр яндырылганда ул егетләрнең анда булмавына дәлилләребез бар. Хәтта кайберләренең ул вакытта телефоннан сөйләшүе һәм ул җинаятьтә катнаша алмавы турындагы мәгълүматларны җыйдык. Ә дежур адвокат янында Михаил бар гаепне дә таныган һәм дусларына каршы шаһитлык иткән килеп чыга.

Михаил Мартьянов
Михаил Мартьянов
Тикшерүчеләргә дөрес мәгълүмат кирәк түгел, алар шул газаплау юлы белән алган мәгълүматка ябышып ята. Мартьянов шаһитлык итәргә мәҗбүр булган мөселманнарның барысы да хәзер изоляторларда. Бу - Рафаил Зарипов, Алмаз Галиев, Айрат Ситдиков, Марат Сабиров һәм башкалар. Хәзер аларның кайберләрен Чистайга, кайберләрен Казанга, Бөгелмәгә җибәргәннәр дип әйтәләр”, ди ул.

Гарифуллин әйтүенчә, бу эшкә прокуратура кушылганнан соң, Зариповның адвокатын аның янына керткән булырга тиешләр.

Азатлык радиосы әлегә Зариповның адвокаты белән элемтәгә керә алмады.


Урыс мөселманнары – кемнәр алар?

Татарстанда тоткарланган мөселманнар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре, шул исәптән, Михаил Мартьянов кебек урыслар да бар. Ислам динен кабул иткән урыслар бүген сирәк күренеш түгел. Социаль челтәрләрдә урыс мөселманнары төркемендә меңләгән кеше катнаша. Урыс мөселманнары – кемнәр алар? Алар чын мөселман була аламы? Исламга нигездә экстремизмга тартылучылар күчә дип шикләнү өчен нигез бармы? Радиобызның урыс бүлеге хәбәрчесе Александр Кулыгин Казанга барып шушы сорауларга җавап табарга тырышты. Cезнең игътибарга аның видеоязмасын тәкъдим итәбез (урыс телендә).

Урыс мөселманнары – кемнәр алар?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:37 0:00
XS
SM
MD
LG