Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар теле бәйгесе узды


Беренче урыннарны алучылар
Беренче урыннарны алучылар

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды. Анда 9-11нче сыйныфларда укучы 158 укучы көч алышты.

Чара 9 гыйнвар башланды. Ул республиканың Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка гимназия-интернатында узды. Анда 9-11нче сыйныфларда укучы 158 укучы көч алышты. Аларны 50 укытучы ияртеп килгән иде.

Һәр сыйныф ике - милли мәктәпләрдә укучылар һәм урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укучылар төркемнәренә бүленде. Укучылар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белемнәрен һәм сәнгатьле уку осталыкларын күрсәтте. 10 гыйнвар олимпиада эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Милли мәктәпләр арасында 9нчы сыйныфта укучы Гөлүсә Сафина (Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе), 10нчы сыйныфта укучы Илмира Шәрипова (Бакалы районының Иштирәк авылы), 11нче сыйныфта укучы Раушания Биктимерова (Илеш районы, Базытамак авылы) алды.

Олимпиадада катнашучылар
Олимпиадада катнашучылар
Урыс мәктәпләрендә укучылар арасында беренче урыннарны 9нчылар арасында Нәбиуллина Диләрә (Дүртөйле районы, Семилетка авылы), 10нчы сыныфта укучы Галиева Динара (Борайның 1нче мәктәбе),11нче класслар арасында Миякәдән Илүсә Лотфуллина алды.

Олимпиадада катнашучыларга бай мәдәни чаралар оештырылды. Беренче көнне укучыларга Уфа белән таныштыру оештырылды, кичен Уфа “Нур” татар дәүләт театрында тамаша карадылар. 10 гыйнвар укучылар көче белән концерт күрсәтелде. Шулай ук республикада яшәүче татар язучылары белән очрашу оештырылды.

Берлек вәкилләре котлый
Берлек вәкилләре котлый
Олимпиаданы тантаналы ябуда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Чарага өч татар оешмасы вәкилләре: Башкортстан татар конгрессы, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Берлек” оешмасы вәкилләре дә килгән иде. Алар да җиңүчеләргә үз бүләкләрен тапшырды.

Олимпиадада Бөтендөнья татар конгрессында эшләүче Башкортстан буенча җаваплы Илнар Гарифуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул мондый чараларның туган телне саклауга зур өлеш кертүен билгеләде. Һәр укучыга тапшырылган бүләкләр арасында конгресс җибәргән китаплар да булуын әйтте.

Чарада катнашучылар киләчәктә сәнгатьле уку ярышын тел һәм әдәбият биремнәреннән аерып үткәрү кирәклеген билгеләделәр.

Илшат Насипов
Илшат Насипов
Олимпиаданың бәяләмә төркеме җитәкчесе, Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов:

“Без туган тел олимпиадаларын зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Русиядә төгәл фәннәргә игътибар күбрәк бүленә, һуманитар фәннәр кысрыклана бара. Бу шартларда аеруча милли телләр зур авырлыклар кичерә. Олимпиада безнең милли телләр укыту торышын күрсәтүче бер көзге кебек. Бу узган чарага караганда, әлегә телебез яши дия алам. Киләчәк, әлбәттә, бик үк якты булырга охшамаган”, диде.

Олимпиадада катнашкан 158 укучының дистәгә якыны гына егетләр иде. Беренче урынны алучылар арасында бер егет заты да булмады.
XS
SM
MD
LG