Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмовага каршы яңа җинаять эше ачылды


Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың узган атнада мөселманнарны газаплауга каршы узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә әйткән сүзләре өчен яңа җинаять эше ачылды. Татарстанның тикшерү комитеты аңа "милләтара нәфрәт һәм дошманлык тудыруда" гаепләү белдерде.

30дан артык китап авторы Бәйрәмова үзенең Facebook сәхифәсендә бу хакта интернеттан гына белүен һәм тиз арада өенә тентү белән киләчәкләрен фаразлавын язган. 24 гыйнварда узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Бәйрәмова Татарстанда мөселманнарны газаплаулар традициягә әверелүенә басым ясады.

"Әгәр бездә Универсиада, Олимпиада кебек зур чаралар оештырыла икән – утырта башлыйлар. Без инде моны белеп торабыз, бу юлы кемне утыртырлар икән дип тетрәнеп көтәбез. Исегездә булса, Казанның мең еллыгына террор акты оештырырга теләгәннәр дип ун-унбиш кешене утырттылар. Алар һаман да утыралар. Аларны ничек газаплаганнарын мин шәхсән үзем беләм, алар миңа хатлар язды. Бу газаплаулар инде ул вакытта ук бар иде", диде язучы.

1 февраль Казанда мөселманнар хокукына багышланган тагын бер очрашу планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG