Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь"ның ябылуы турында уйлыйсым да килми"


Гүзәл Гарипова иллюстрациясе
Гүзәл Гарипова иллюстрациясе

“Дождь” җитәкчелеге белдергәнчә, операторлар бәйсез телеканал белән хезмәттәшлекне туктатуга карамастан, ул эшен дәвам итәчәк.

4 февральдә “Дождь” җитәкчелеге телеканал тирәсендәге вазгыятькә багышланган матбугат очрашуы уздырды. Ленинград блокадасы турындагы сораштырудан соң каналны чыбыклы операторлар күрсәтми башлаган иде. 10 февральдән “Дождь”ны Русиядәге иң зур операторлардан булган “Триколор-ТВ”дан да карап булмаячак. Бу канал 80 процент аудиториясен югалтачак дигән сүз. “Дождь”нең киләчәге турында аның Идел буе төбәгендәге продюсеры Игорь Севрюгин белән сөйләштек.

Игорь Севрюгин
Игорь Севрюгин
– Бүген телеканал җитәкчелеге аның тирәсендәге вазгыятькә багышланган матбугат очрашуы уздырды. Аннан чыгып “Дождь”ның якын киләчәген ничек күзаллыйсыз?


– Бүгенге матбугат конференциясеннән аңлашылганча, без бернигә дә карамастан эшебезне дәвам итәчәкбез. Кайбер операторларга тәкъдим ясалды: алар “Дождь” сигналын түләүсез рәвештә куллана алалар. Шуннан чыгып әлегә тәрәккыятне күзәтеп барачакбыз.

Каналның генераль директоры Наталья Синдеева һәм инвестор Александр Винокуров ярдәм сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать итү ихтималын белдерде. Президент “Дождь”ка ярдәм күрсәткән очракта каналның редакцион сәясәте үзгәреш кичерерме?

– Редакцион сәясәт каналның барлыкка килгән вакытыннан бирле бернинди үзгәреш тә кичермәде. Эфирга Медведев та килде, Навальный да - бу аңа тәэсир итмәде. Шуңа күрә Путин “Дождь” хакында берәр нәрсә әйтсә дә, минемчә, вакыйгаларны яктырту рәвеше үзгәрешсез калыр. Шуны да әйтер идем: каналның Идел буе төбәгендәге продюсеры буларак мин бер тапкыр да җитәкчелектән “теге яки бу вакыйганы тегеләй яки болай яктырт” дигән боерыклар ишетмәдем. Шуңа күрә бездә цензура аша эш итү юк, дип әйтә алам.

"Дождь" каналында матбугат очрашуы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00


“Дождь”ның Татарстанда аудиториясе белән эшләре ничегрәк? Зурмы ул? Хәзерге вазгыятькә Татарстан халкы ничек карый? Тәнкыйтьлиме яки хуплыймы?


– Минемчә, Идел буе төбәгендә корреспондент пункты барлыкка килгәч, биредәге аудитория зурайды. Федерал каналда синең төбәк хакында яңалыклар баргач, әлбәттә каналга карата гомуми кызыксыну да арта. Җитмәсә, “Дождь”ның Идел буе төбәгендәге офисы Казанда урнашкан. Якын киләчәктә тыгызрак итеп Самар, Йошкар-Ола, Ижау, Ульяновски һәм башка шәһәрләрдә эшне җәелдерергә ниятлибез.

Каналга карата хәзер барган һөҗүмгә килгәндә исә аңа төрлечә карыйлар. Хуплаучылар бар. Кайбер сәяси көчләр, берләшмәләр аны киресенчә тәнкыйтьләп чыкты.

“Дождь” ябылса сез журналист эшчәнлеген дәвам итәчәксезме? Планнарыгыз нинди?

– Минем бу хакта уйлыйсым, авыздан мондый сүз чыгарасым да килми. Телеканал җитәкчелеге әйткәнчә, без хәзер эшне дәвам итәбез һәм киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

XS
SM
MD
LG