Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себертатар теле грамматикасы" китабы тәкъдим ителде


Максим Сәгыйдуллин "Себертатар теле грамматикасы" китабы белән
Максим Сәгыйдуллин "Себертатар теле грамматикасы" китабы белән

21 май филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллинның “Себертатар теле грамматикасы” дигән яңа китабын тәкъдим итү чарасына бу вакыйганы күптән көткән себертатарлар җыелды.

Китап Төмән матбугат йорты нәшриятында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе матди ярдәмендә мең данә тираж белән дөнья күрде. Фәнни хезмәткә рецензияне Төмән нефть һәм газ университеты профессоры Хәбибә Шагбанова белән Русия фәннәр Академиясенең Уфа фәнни үзәге тарих, тел һәм әдәбият институтының тел белемен өйрәнү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Шамил Нәфыйков язганнар.

Автор әйтүенчә, басма Себернең төп халкы булган себер татарлары телен әдәби нормага салу эшенең дәвамы булып тора. Ә аерым алганда, автор тәкъдим иткән орфографик системада телнең грамматик төзелеше чагылдырыла. Биредә грамматика, морфология һәм синтаксис бүлекләре бирелә. Китап тәрҗемәчеләр, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр, себертатар телендә язучылар өчен алыштыргысыз әсбап булып хезмәт итәчәк, шулай ук төрки телләрне өйрәнүчеләрдә кызыксыну уятачак, дигән мәгълүматлар белән таныштырдылар кичәдә.

Чарага килүчеләр саны күп булды. Дулкынланган, күңелле мизгелләр кичерергә ашкынган кунакларны “Этнос” балаларга һуманитар белем бирү үзәге татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова сәламләде.

Китап авторы Максим Сәгыйдуллин:

– Шәһәрдә үссәм дә, балачакта авылга әбигә баргач, “Азат хатын” журналын укып, бернәрсә аңламый идем. Мин ни өчен безнең телебездә дә язмыйлар икән дип уйлана башладым һәм бу уй мине Төмән университетының татар бүлегенә алып килде. Югары белем алгач, 15 ел университетта татар теле дәресләрен укыттым. Шул вакыттан, себер татарларының теле кухня теле генә булып калмасын өчен телебезне төптән өйрәнеп, анализлап, чагыштырып, нормага салынган әдәби тел булдыру юнәлешендә эшлим.
Максим хезмәттәшләре белән
Максим хезмәттәшләре белән
2013 елда ЮНЕСКО телебезне аерым тел дип таныды һәм себертатар теле халыкара код алды. Димәк, бу телдә язарга-укырга була. Алда тагы зур максат – мәктәпләрдә балаларны ата-аналары теләге буенча татар теле белән беррәттән себертатар телен дә укытыр өчен дәреслекләр, укыту әсбаплары булдыру. Телебезгә юкка чыгу куркынычы яный, чөнки яшьләр русчага күчә баралар. Бергәләшеп тырышсак, бәлки, себертатар теленең гомерен берничә дистә елларга озайта алырбыз, – дип сөйләде.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты баш белгече Рифкать Насыйбуллин җитәкчесе Евгений Воробьевның рәхмәт сүзләрен җиткерде, әдәби тел белән бергә себертатар теле дә мәктәпләрдә укытылырга тиешлеген, үзара бүленмичә, аралашып яшәргә чакырды.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров
Грамматика белән җентекләп танышып өлгермәгәннәр әле Максимның якташлары, алай да кайбер шәхесләрнең фикерләре белән таныштырып китү начар булмас. Өлкә татар конгрессының башкарма директоры Ринат Насыйров:

– Грамматика бар, хәзер инде бергәләшеп дәреслекләр төзергә, аларны өлкә мәгариф һәм фән департаментына тәкъдим итәргә кирәк, – диде.

Җәмәгать эшлеклесе Бәхтияр Агишев:
Бәхтияр Агишев
Бәхтияр Агишев
– Бу эш татар әдәби телен читкә кагу юлы белән бармасын, булганны сүтеп ташларга, җимерергә ярамый. Ә тел саклансын өчен туган телеңдә өйдә дә сөйләшергә кирәк, балалар аны ишетеп, белеп үссеннәр. Күп тел белгән саен дөньяны аңлавың да киңәя. Себертатар, татар әдәби, рус теле һәм чит тел белгән кеше төрле милләт белән аралаша ала. Аларны бер-берсенә каршы куярга кирәкми.

Филология фәннәре кандидаты Әлфия Толстолыткина:

– Максимны мактыйсы килә, аның хезмәте бик кыйммәтле һәм әһәмиятле. Иң элек телебезне саклау өчен, киләчәгебез өчен, балаларыбыз өчен. Яшьләр себертатар телләреннән көлмәсеннәр, туган телләрендә сөйләшсеннәр.

Язучы, Вагай районының Меткә авылы егете Мәхмүт Абдуллин:

– Грамматиканың чыгуы бик кирәкле. Сүзлексез, грамматикасыз үзебезнең үзенчәлегебезне исбатлый алмыйбыз. Шундый китаплар гына без – себер халкын аерым этнос буларак күрсәтә ала. “Сөләйманов укулары”нда Новосибирскидан бер ханым генетик тикшеренүләр турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Себер татарларының ханнары кыпчак һәм Алтай бабаларыбыздан килә. Димәк, ике халыкның каны йөри безнең тамырларда.
Мөнирә Хөснетдинова себертатар телендә җыр башкара
Мөнирә Хөснетдинова себертатар телендә җыр башкара
Грамматика төзү кебек эшләрне хәзер “рәхмәт”кә энтузиастлар гына эшләп бара. “Рәхмәт” өчен генә күпне башкарып булмый. Эшләр тизрәк китсен өчен мин Төмәндә тел, әдәбият һәм тарих буенча фәнни тикшеренү институты ачарга кирәк, дип тәкъдим ясыйм. Авырмы, каршылыклар күп буламы: бер районда булса да үзебезнең автономия булса иде, статус халкыбызны дәртләндереп җибәрер, ул үзен хөрмәт итә башлар, башка халыкларның да хөрмәте артыр. Бөтен дөнья безне танысын өчен статус кирәк, үзенчәлекле, матур, тырыш себер татарлары барлыгын белсеннәр өчен. Код телне генә исбатлый, ә статус дәүләт югарылыгында безне раслый.

Тубылда яшәүче педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков:

– Мин беренче “Сөләйманов укулары” конференциясеннән үк себертатарларының грамматикасын булдыру өчен координацион шура төзү турында тәкъдим керткән идем. Хәзер дә шул фикердә, бу бер кеше генә башкара торган эш түгел. “Фонетика” буенча да берникадәр килешмәгән яклары бар иде, дәреслекләр төзегәндә бергәләшеп эшләргә кирәк.

Өлкәдәге татарлар тормышында актив катнашучы Кәримә Кәримова:
Кичәгә килүчеләр
Кичәгә килүчеләр
– Себертатар теле фонетикасы, грамматикасын булдыруга бик шатландым. Берсүзсез ул зур эш, тарихи эш. Әгәр яшьләр аны кирәк дип тапсалар, киләсе буыннарга ярдәме тисә, шуны аңлап, куллана алсалар – бик яхшы. Бәлки белемле шагыйрь, язучыларыбыз да артыр. Ә бүгенге көндә себертатар телендә чыккан китаплардагы әдәби әсәрләрнең дәрәҗәсе түбәнлеге турында әйтмичә булмый. Дәрәҗә вакыт узган саен күтәрелер дип ышанам. Шигырь, җыр язучыларның, мин татарча укымаган дип әйтүләре дә шаккатыра. Татар мәктәбендә укымаган, тел кагыйдәләрен өйрәнмәгәннәр, ә менә мин шигырь яздым, китап бастырам дип йөрүләре мактанумы ул – аңламыйм. Сәхнәдән, телсез, битсез халык дип сөйләүләре дә ошамады. Ул вакытта “йөзсез” дисеннәр, телне пычратмасыннар, – диде.

Кичәдә бу уңышлы эшләр тезмәсенең дәвамлы булуын теләделәр.
XS
SM
MD
LG