Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR каналын теркәү документлары дүртенче тапкыр кире кайтарылды


Кырымдагы мәгълүмат чараларына Русия кануннары белән яңадан теркәлү вакыты тәмамланганда ATR кырымтатар телевидение каналына документлар кире кайтарылды. Моны каналның мәгълүмати сәясәте башлыгы Лилия Буджурова Facebook сәхифәсендә хәбәр итте.

Гыйнварда телевидениедә тентү булды. ФСБ хезмәткәрләре узган елның 26 февралендә Кырым Югары шурасы каршында узган кырымтатарларның аннексиягә каршы зур урам җыеныннан видеоларны һәм мәгълүматне алыр өчен килгән, дигән иде Буджурова.

ATR каналы җитәкчелеге тентүне "кырымтатарларга һөҗүм" дип атады.

Узган елның мартында ук ATR хуҗасы Ленур Ислямов турында "Ридус"та чыккан “Беренче "милләтче-сатлыкҗан" – кырымтатары" дигән мәкаләне интернетта кайбер сайтлар күчереп бастырып, фикерләр җыеп кырымтатарларның әлеге күренекле эшмәкәрен тискәре итеп күрсәтү кампаниясен башлап җибәрде. ATR әлегә Украина биргән лицензия нигезендә эшләде һәм анда теркәлгән оешма булып исәпләнде. Русия кануннары белән теркәлү вакыты 31 март тәмамлана.

XS
SM
MD
LG