Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR кырымтатар телеканалы тапшырулары туктатылды


АТR тапшыруларын туктату
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

АТR тапшыруларын туктату

Дөньяда бердәнбер кырымтатар ATR телеканалының тапшырулары туктатылды. Канал җитәкчелеге тамашачыны сабыр булырга чакырды.

Кырым (һәм Казан) вакыты белән төнге сәгать уникедә дөньяда бердәнбер кырымтатар ATR телеканалы тапшыруларын туктатты. Соңгы минутка кадәр күпләр өметләнсә дә, каналга лицензия озайтылмады.

Соңгы сәгатьләрдә телеканалда Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әмирали Абляев һәм башка билгеле шәхесләр "ATRны үтермәгез" телемарафоны кысаларында үз фикерләрен җиткерде.

Соңгы минутларда исә ATR тамашачылары белән телеканалны гамәлгә куйган эшкуар Ленур Ислямов, баш мөдир Эльзара Ислямова һәм журналист Лилия Буджурова булдылар.

Ислямов сүзләрен "Сабыр булыйк, сабыр итик", дип тәмамлады.

"Без кайтачакбыз"

Буджурова "ATRны үтермәгез" телемарафоны кысаларында барган "Сезгә ATR кирәкме?" дигән интерактив сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Барлыгы 235 мең 302 кешедән җавап килгән һәм аларның 99.2% "Кирәк" дип җавап биргән. Буджурова бу телемарафонда катнашканнарның барысына да рәхмәтен белдерде.

Лилия Буджурова
Лилия Буджурова

"Барлык кырымтатарларга да авыр. Бу тагын бер сөрген, бу юлы мәдәни, мәгълүмати сөрген, әмма сез күз яшьләрегезне чыгармагыз, дошманнар шатланмасын. Безнең халык тагын да михнәтлерәк заманнарны күрде. Халкыбыз Сталин чорында исән калды, бу юлы да исән калачакбыз. Яраткан каналдан мәхрүм итәргә була, әмма халыкның рухын сындырып булмый. Без бүген тапшыруыбызны туктатабыз, әмма барыбер кайчан да булса кайтачакбыз һәм "Әссәламәгаләйкем, сез ATRны карыйсыз" диячәкбез", дип тәмамлады тапшыруны Лилия Буджурова. Шуннан соң кырымтатар халкы гимны яңгырады.

Билгеле булганча, ATR телевидениесе Роскомнадзор идарәсенә узган елдан бирле дүрт тапкыр яңа лицензия сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин документлар кире кагылган. Канал җитәкчелеге Русия кануннары нигезендә иярчен һәм интернетта тапшыруларны дәвам итү мөмкинлеген тикшерәчәген белдерде. ATR җитәкчелеге башка илләрдән эшләргә чакырулар алуга карамастан, тапшыруларны бары тик Кырымнан алып бару кирәк дигән карашта тора.

XS
SM
MD
LG