Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флорида татарлары Сабантуйдан соң татар мәдәнияте көннәрен үткәрмәкче


Флорида Сабантуеннан соң күмәкләшеп төшкән фото. 21 март 2015
Флорида Сабантуеннан соң күмәкләшеп төшкән фото. 21 март 2015

21 мартта Сабантуй үткәргән Флорида татарлары көзен Татар мәдәнияте көннәре үткәрергә җыена. Без зур бер гаилә булып яшибез ди алар.

Кушма Штатларның Флорида штатында яшәүче татарлар 21 мартта беренче тапкыр Сабантуй үткәрде. Бәйрәм рухы, очрашу тәэсирләре әле дә күңелләрендә булса да, инде көзгә зурлап Татар мәдәнияте көннәре үткәрү теләге белән яналар алар.

"Өч көнгә бергәләп җыелачакбыз! Сабантуй бәйрәме аз булып калды. Безнең Фейсбуктагы биттә Сабантуй рәсемнәрен башка штатларда һәм шәһәрләрдә яшәүче татарлар да күреп "и-и-и, без дә килер идек" дип теләк белдерде", дип дәртләнә-дәртләнә сөйләде Азатлыкка милли бәйрәмне оештыручылар Римма Мингазова һәм Элвира Басыйрова.

Майамида 2010 елдан төрле татар кичәләре, мәдәни чаралар үткәреп килгән татарларның 21 марттагы Сабантуена АКШның бишләп штатыннан 120гә якын татар һәм башка милләт вәкилләре җыелган. Аларның кайберләре бәйрәмгә машинада 5-6 алты сәгать юл үтеп килгән.

Римма да, Элвира да Сабантуй Майами татарларының иң зур хыялы иде, хәзер ул тормышка ашты, бәйрәмне ел саен үткәреп торачакбыз дип әйтә. Әле дә аларга шалтыратып рәхмәтләр белдерүчеләр, туган якларга кайтып килгән кебек булды дип әйтүчеләр бар. Майамилар бу бәйрәмне оештыруда булышкан өчен Питтсбург шәһәреннән килгән Илмир Әхмәтҗанов һәм аның дусларына зур рәхмәт белдерә.

Сабантуй бәйрәме
Сабантуй бәйрәме

Римма Миңгазова 2009 елның май аенда турист булып Майамига килеп төшә. Инглиз телен өйрәнә, бу тирәләрдә татарлар яшәми микән дип интернеттагы социаль челтәрләрне дә караштыра. Римманың интернеттагы битенә Майами тирәсеннән кереп караучылар арасында татарлар да була, ә ул, күңеле тартканга, беренче булып Элвирага яза. Баксаң, якташлар икән, икесе дә Мөслим якларыннан булып чыга. "Әтиләребез Мөслимдә яшәгәндә бик якын дуслар булган һәм алар һаман да аралаша икән. Без дә хәзер туганнар кебек", дип куанып сөйли Римма.

Элвира Риммага караганда бер ай гына алдарак гаиләсе белән АКШка килеп урнашкан була. Ире Айрат Закировның әти-әниләре 20 елга якын инде Майамида яши. Һәм алар чыгышлары белән шулай ук Татарстаннан булган Мәдинә Әбсәләмовалар гаиләсе белән танышкан.

Мәдинә, Римма һәм Элвира – Майами татар җәмгыятенең терәге. Тора-бара һәркем үз ягыннан башка татарлар белән дә таныша башлый. Шулай итеп Майами татарларының зур бер гаиләсенә нигез салына.

Татарларның беренче кичәсе 2013 елның ноябрендә АКШның милли бәйрәме Шөкерана (Thanksgiving) көнендә үтә. Татарча җырлар, биюләр, милли ризыклар һәркемнең дә күңеленә хуш килә. Җыелганнар, туган якларга кайтып килгән кебек булдык, мәтрүшкәле чәй эчү үзе генә ни тора дип куаныша. Шуннан соң берсе артыннан берсе төрле кичәләр, очрашулар, мәдәни чаралар үтә башлый. 40-50ләп кеше әледән-әле җыелып тора.

Тукайга багышланган кичә. 27 апрель 2014
Тукайга багышланган кичә. 27 апрель 2014

2014 елда апрель аенда Тукай туган көненә багышлап кичә үткәрәләр. Аннары "Хайтарма" фильмының режиссеры Ахтем Сейтаблаев белән элемтәгә кереп, аннан күрсәтергә рөхсәт алып, кырымтатарларның ачы язмышын – илләреннән сөрелүне тасвирлаган шушы әсәрне бергәләшеп карыйлар. АКШның Висконсин-Медисон университеты галиме Юлай Шамилоглы белән очрашу да үткәрәләр.

Римма бүген дизайн белән шөгыльләнә, ире Артур Юнысов Башкортстанның Салават шәһәреннән, Майамида ресторанда эшли. Алар татар кичәсендә танышканнар.

Элвира хәзер шәфкать туташы булу өчен белем ала, ире Айрат АКШка килгәч компьютер программалары эшләү ширкәте ачып җибәрә. Артур һәм Алберт исемле уллары бар. "Артур безнең татарча начаррак сөйләшкәнгә, мин кечкенәсенә нык каты тотындым. Хәзер мин ике улыбыз белән дә бары тик татарча гына, ә ирем русча гына сөйләшә. Кечкенәсе бакчага, олысы мәктәпкә йөргәнгә инглиз теле үзеннән үзе өйрәнелә", ди Элвира.

Татар кичәләренең берсендә
Татар кичәләренең берсендә

Флориданың Майами янындагы Бока Ратон шәһәрендә алты ел гомер кичерүче Мәдинә Әбсәләмова үзләренең татар оешмасын бер-берсенә зур терәк булган гаилә кебек дип әйтә.

"Бер-беребезгә терәк тә без, үзебезне зур бер гаилә шикелле хис итәбез. Башка милләттән булганнарның күңел ачу чараларында катнашкан, табигатькә чыккан бар. Мисал өчен, русларныкына кешеләр килә, хәтта бер-берсен танымаучылар да бар. Ә безнең чараларга килүчеләрне без кочаклап алабыз дияргә була. Шуңа күрә безнең сафларга кушылучылар: "Без яңа гаилә таптык", дип тә әйтә. Килеп-китүчеләрне исәпләмәгәндә монда туганнарыбыз да юк бит. Элвиралар, Риммалар, Гөлшат һәм Рафил Якуповлар, Тимеровлар, яшь кызлар, егетләр белән бер зур, көчле гаилә булып яшибез. Әлеге гаиләләр белән бертуганнар кебек аралашып торабыз, серләребезне дә уртаклашабыз. Бер-беребезгә киңәшләр белән, кирәк булса акчалата да ярдәм итешәбез. Безнең дуслык – сүздә генә түгел”, ди Әбсәләмова.

Флорида татарларының тамгасы
Флорида татарларының тамгасы

​Ул АКШка килгәч татарлыкка омтылу, үз тамырларыбыздан килгән миллилек рәхәтенең тәмен сизә башладык, татар мәдәниятен дә күбрәк таный һәм аның кирәклеген аңлый башладык ди. Бер яктан, оештыручылар магнит кебек үзләренә тартып торса, икенче яктан, һәркемнең дә күңеле ачык һәм ихлас булу моңа этәргеч кенә биргән.

"Оештыручыларның бердәм булуы мөһим әйбер. Яшьләр, яңа килгәннәр оештыручылардан үрнәк ала, аларга тартыла. Унлап гаилә, яшь кызлар һәм өйләнмәгән егетләр – татарлыкны кадерләүчеләр. Күбебез укыган кешеләр, тормыш күргән. Кемдер акчасызлыкны кичергән, ә кемдер зур акчалар рәхәтен дә белгән. "Без кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр белән чагыштырганда матди әйберләрнең артык зур әһәмияткә ия түгел икәнлеген аңлыйбыз", дип сөйли Мәдинә.

Мәдинә Майами татарларының өйләре дә татарлык рухы белән сугарылганны әйтә. Ире Ренат Шәйхетдинов белән дүрт яшьлек Зифа исемле кыз үстерәләр алар.

"Без өйдә ике телдә генә сөйләшәбез. Кайбер кешеләр моны дөрес түгел дип тә әйтә. Әмма мин лингвист буларак, бу дөрес дип уйлыйм. Ренат Зифа белән бары тик русча гына, ә мин башка теләрне катыштырмыйча фәкать татарча гына сөйләшәм. Дәү әтиләре, дәү әниләре белән Зифа татарча гына сөйләшә. Кызыбыз татарча китапларны бик яратып укый, татар телен өйрәнә, татарча җырлар җырлыйбыз. Бәләкәй чактан ук инде Зифаны йокларга яткырганда "Туган тел"не җырлыйбыз. Мәктәпкә баргач ничә тел беләсең дип сорасалар, Зифа татарчадан башлап үзе белгән телләрне саный башлый. Өйдә татар ризыклары гына пешерергә тырышабыз. Татар җырларын гына җырлыйбыз, без гомумән әни ягыннан да, әти ягыннан җырлый торган гаилә", ди Әбсәләмова.

Мәдинә үзе - Шәмәрдән кызы. Төркиядә укыгач Германиянең Франкфурт шәһәрендәге төрек газетында журналист булып эшли. Казан егете Ренат та Төркиядә Босфор университетын, аннары Техаста докторантура тәмамлый. Хәзер Флорида Атлантика университеты профессоры, сәясәт белгече.

Гөлназ Тимерова (сулда), Артур Закиров, Вахит Закиров, Вакыйф Әбсәләмов (зәңгәр күлмәкле), Мәдинә Әбсәләмова (артта, ак киемдә), Айрат Закиров (кызыл күлмәкле), Ренат Шәйхетдинов (зәңгәр футболкада) һәм Зифа, Римма Миңгазова (артта кара киемдә), Назилә Закирова (яшел күлмәкле) һәм Альберт, Алсу Әбсәләмова, Гөлүсә Тимерова, Артур Юнысов (алда), Эльвира Басыйрова
Гөлназ Тимерова (сулда), Артур Закиров, Вахит Закиров, Вакыйф Әбсәләмов (зәңгәр күлмәкле), Мәдинә Әбсәләмова (артта, ак киемдә), Айрат Закиров (кызыл күлмәкле), Ренат Шәйхетдинов (зәңгәр футболкада) һәм Зифа, Римма Миңгазова (артта кара киемдә), Назилә Закирова (яшел күлмәкле) һәм Альберт, Алсу Әбсәләмова, Гөлүсә Тимерова, Артур Юнысов (алда), Эльвира Басыйрова

Майамида һәркем татарлыкка үз өлешен кертергә омтыла. Әлегә оешмаларының рәсми исеме булмаса да, логотиблары бар инде. Аны биш елга якын Майамида яшәүче, әле күптән түгел генә татар җәмгыятенә килеп кушылган Камилла Измайлова ясаган. Ул Казанда архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлый, хәзер чыгышы белән Пуэрто-Рикодан булган иренә дизайн эшләрендә булыша.

"Киләчәктә дә, Алла боерса, үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне саклау нияте белән мәдәният кичәләре планлаштырабыз. Аларны татар әдипләренә, композиторларына багышларга уйлыйбыз", ди Мәдинә Әбсәләмова. Ире Ренатның олылар һәм балалар өчен татар теле дәресләре ачып җибәрергә нияте бар.

XS
SM
MD
LG