Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиянең кырымтатар мәгълүмат чараларын ябуын тәнкыйтьләп чыкты


АКШ Русияне ябылган кырымтатар гаммәви мәгълүмат чараларын торгызырга чакырды.

АКШ Русия хакимиятенең күп кенә эре кырымтатар гаммәви мәгълүмат чараларын, шул исәптән якын көннәрдә бәйсез ATR каналын ябуны кискен тәнкыйтьләп чыкты һәм кичекмәстән Кырымда ябылган барлык гаммәви мәгълүмат чараларын кире торгызырга чакырды. Бу хакта АКШ Дәүләт департаментының матбугат хезмәте вәкиле Мари Харф белдерүендә әйтелә.

Анда гаммәви мәгълүмат чараларын ябу Кырымда сүз иреген юк итүгә юнәлдерелгән чираттагы адым булуы ассызыклана. Соңгы елны Русиянең Кырымны басып алуына каршы чыккан кырым татарларын куркыту, эзәрлекләү, басым ясау, өйләрдә, сәяси оешмаларда, мәчетләрдә тентүләр уздыруы әйтелә.

"Кырым Украинаның аерылмас бер өлеше һәм АКШ элеккечә Украинаның суверенитет һәм ил бөтенлегенә яклау белдерә", диелә анда.

1 апрельдән ATR белән бер холдингка кергән "Ләле" балалар каналы, кырымтатар телле Мәйдан һәм рус телле Мәйдан радионлары үз тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булды. ATR телевидениесе Роскомнадзор идарәсенә узган елдан бирле дүрт тапкыр яңа лицензия сорап мөрәҗәгать итте, ләкин

XS
SM
MD
LG