Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театр програмнарын да хәзер депутатлар билгеләрме?


"Җәлил" операсыннан күренеш
"Җәлил" операсыннан күренеш

Казанда җәнҗал чыгарган "Җәлил" операсының програмнан алынуы Русия конституциясендәге иҗат иреге хокукын бозу булып тора, әмма "бөек җиңү" истериясе таралган илдә бу бик азларны гына борчый.

Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимовның Муса Җәлил опера һәм балет театрында куелган "Җәлил" операсында совет режимы нацизмга тиңләштерелә дип прокуратурага шикаять итүе һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникованың театрның шушы тамашасын "хата" дип атавына иҗат әһелләре борчылу белдерә.

Прокуратурага мөрәҗәгатендә Миргалимов Русия җинаять кодексының 20.3 маддәсенә нигезләнеп, наци символының куллануы тыелуы турында әйтә. Театр исә операда "яманлык белән яхшылык тәңгәлләштерелми, киресенчә каршы куела" дип җавап биргән. Римма Ратникова бу уңайдан, шушы интерпретация опера сәнгате белгечләре шурасында тикшереләчәк диде.

Әмма әсәр сәхнәгә чыгарылганчы ук болай да тикшерелгән булган. "Казандагы һәр театрның үз белгечләр шурасы бар. Премьерага кадәр һәр әсәр журналистларга да күрсәтелә", дип белдерде "Азатлык"ка театр тәнкыйтьчесе Нияз Игълам.

Нияз Игълам
Нияз Игълам

​"Русия конституциясендә 44нче маддә бар, "иҗат иреге" дип атала ул. Һәр коллективның иҗатка хакы бар. Театрлар болай да критикларны, белгечләрне чакыралар. Безнең белгечләр шурасына мәдәният министрлыгы вәкилләре дә керә. Без аларга күрсәтәбез әсәрләрне, алар үз фикерләрен әйтә. Шурага төрле буын кешеләре керә. Әмма соңгы сүзне барыбер әсәрне сәхнәгә куючы әйтә. Театрда цензура була алмый. Һәр шураның низамнәмәсендә "киңәш шурасы" дип язылган. Без аның иҗади якларын яхшырту өчен генә җыелабыз. Әйткәнемчә, без журналистларны да чакырабыз, алар белән дә фикер алышабыз, чөнки үзебезне җәмәгатьчелек өчен җаваплы дип саныйбыз, без аларның реакциясенә мохтаҗ. Ләкин андый шураны дәүләт оештырса, анда театрны аңламаган депутатларны, сәясәтчеләрне кертсә һәм аларга спектакльне ябу мөмкинлеген бирсә - мин моңа каршы", ди Камал һәм "Әкият" курчак театры белгечләр шурасы әгъзасы булган Нияз Игълам.

Хәзер инде сәнгатьне дә үзләре теләгәнчә, дәүләт идеологиясеннән чыгып аңлата башлаган сәясәтчеләрдән аермалы буларак, иҗат кешеләре режиссерның сталинизм һәм нацизм яманлыгын сәхнәдә бер дәрәҗәгә куярга хакы бар дип саный. Сәнгать, иҗат җәмәгатьчелекне үз фикерен тудырырга этәрергә тиеш. Русиядә кино һәм театрда сталинизм һәм нацизм сурәтләнгән әсәрләр аз түгел. Татарстан коммунистлары башлыгының болганчык суда балык тотып калырга ашыгуын һәм депутатларның аны яклый башлавын театр тәнкыйтьчесе төптән дөрес түгел дип саный.

Римма Ратникова
Римма Ратникова

Коммунистларның прокуратурага шикаять итүен Ратникова да хупламады. "Җәлил" операсы програмнан алына калса "кемнәр була инде алар" диде ул коммунистлар турында, әмма әсәрдә Сталинның "дөрес сурәтләнмәгәненә" басым ясады.

"Һитлерны Сталин түгел, ә совет халкы җиңде. Сталинны реабилитация омтылышы бар соңгы арада, ә ул фәрештә түгел бит. Сталин үз халкын кырды. Теге коммунист (Миргалимов – ред.) алай уйламыйдыр бәлки. Ул бары тик бүгенге көн ситуациясен кулланып үзенә PR ясый шулай. Башкача кабул итеп булмый моны. Сталин чорында күпме даһи татар һәлак булган – Борнашлар, Мөхтәр Мутиннар, Кәрим Тинчурин, Сәйфи Казанлы, Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усмановлар, Мәхмүт Галләмов, ә күпме гади кеше сөргенгә җибәрелгән. Шуның аркасында да без хәзер телне, мәдәниятебезне югалтып барабыз. Иң саллы, иң эшчән кешеләрне сөргәннәр, үтергәннәр. Татарлар Сталинга рәхмәтле булырга тиешме шуның өчен? Урыска да күп эләкте бит. Сәясәт катнашкан монда, ә аңа монда урын юк", диде Нияз Игълам.

Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган һәм Нәҗиб Җиһанов музыкасына салынган "Җәлил" операсы беренче тапкыр Казанда 1957 елда куелган. Аның соңгы куелышының авторы - Беларус академия опера һәм балет театры режиссеры Михаил Панджавидзе. Премьерадан соң биргән әңгәмәләрнең берсендә ул чыннан да Һитлер һәм Сталин режимнарын бер дәрәҗәдә яман итеп күрсәтү теләген белдергән иде. "Сталин режимы да кешеләрне күпләп юк итте", дигән иде ул интервьюларның берсендә.

XS
SM
MD
LG