Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Урицкий паркында бер төндә дистәләгән агач юк ителде


Казанның Урицкий паркында бер төн өчен дистәләгән агач юк ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

8 июль кичендә Казанның Урицкий паркында ярты гасырлык агачлар киселде. Аларны "УК "Волга Автодор" ширкәте эшчеләре төн буе, иртәнгә кадәр төбе-тамыры белән чистартып түкте. Казаннар бу күренешкә паркта һәм интертта ризасызлык белдерде.

8 июль кичендә социаль челтәрләрдә Казанның Урицкий паркында агачлар кисәләр дигән хәбәр таралгач, аларны үз күзебез белән күрергә дип иртәнге биштә паркка барсак, "УК "Волга Автодор" ширкәте эшчеләре аларның күбесен төбе-тамыры белән юк итәргә өлгергән иде. Хәтта агач үскән урыннарны да табып булмаслык иткәннәр, өсләренә вак таш, балчык салып тигезләгәннәр. Алай да берничә ауган агачны машиналарга төяргә һәм Урицкий исемендәге мәдәният йортына терәлеп үскән бер гасырлык талның зур төбен иртәнге биштә юк итәргә өлгермәүләре күренде. Эшчеләр тырыша-тырыша кисүләрен дәвам итте, төн буе барган эшне тизрәк тәмамларга ашыкты.

Төнлә агачларны юк итүче эшчеләрне кайбер казанлылыр видеога төшерергә өлгергән.

Иртәнге күренешләрне күзәткән казанлы, исемен әйтергә теләмгән пенсионер абзый агачларны кисүчеләрне аты-юлы белән сүкте.

“Бу Казан кешеләре түгелдер, мондый эшкә бармаслар иде, читтән килгән эшчеләргә охшаганнар. Нинди талларны юк иттеләр бит, башкалада бердәнбер матур чын парк бар иде. Инде монда да килеп җиттеләр, нәрсәгә кычытмаган җирне кашыйлар! Мондагы аккошлар, балыклар, үрдәк балалары нишли инде хәзер, алар бит шул күл буендагы таллар тирәсендә җыелдылар, кирәк вакытта шунда яшеренделәр. Бик аяныч хәл, кемнәрнең моңа батырлыгы җиткәндер, бу бит вәхшилек. Урицкий паркында бөтен гомерем үтте. Безнең казанлыларның иң яраткан урыны бит бу. Кешеләргә күрсәтмичә, халык ризасызлык белдермәсен дип дистә еллар паркны бизәп торган агачларны бер төндә юк итәргә кирәк бит!?”, диде ул бер агачсыз күлгә, бер этләренә карап.

Сәгать иртәнге җиделәргә таба парктан төнлә эшләгән техника, тракторлар чыгарылды, эшчеләр үзләре дә халык уянганда юк булды.

Ни гаҗәп, Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да, Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы Дамир Фәттахов та соңрак бу хәлне матбугат чараларына гадәттән тыш хәл (ЧП), вәхшилек дип атадылар, кисәргә тиеш булмаган агачларны юк итүчеләрне җавапка тартырга вәгъдә бирделәр. Фәттахов әлеге гадәттән тыш хәл өчен казаннардан гафу үтенде.

"Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты раслаган карарга нигезләнеп, ял итүчеләрнең сәламәтлекләренә зыян салырга мөмкин булган биш агач кына киселергә тиеш иде. УК "Волга Автодор" прорабы үзе тагын дүртне кистергән. Әлбәттә бу бернинди кысаларга да сыймый. 2015 елны әлеге хәлләрдән соң ничек итеп республикада парклар елы дип атап булсын? Бу – вәхшилек. Мондый эшчеләр парк янына якын да килергә тиеш түгел!", диде Наталия Фишман.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG