Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар тарихы" язылып бетте


"Татар тарихы" энциклопедиясенең алтынчы һәм җиденче томнары
"Татар тарихы" энциклопедиясенең алтынчы һәм җиденче томнары

19 ел язылган "Татар тарихы" энциклопедиясе әзер. Җидетомлыкның соңгы булып чыккан дүртенче һәм бишенче томнары киң җәмәгатьчелеккә әле тәкъдим ителмәде.

Хронологик яктан иң соңгы булып язылган җиде томның бишенчесе басмаханәдән чыкты. Ул XVI-XVIII гасырларда булган вакыйгаларны колачлый.

"Татар тарихы" энциклопедиясе урыс телендә язылган. Төрек теленә тәрҗемә инде башланган. Татарча чыгару турында әлегә уйламыйлар, һәм татар тарихына багышланган хезмәтнең татарча чыкмавы кайбер галимнәрдә ризасызлык тудыра.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире, энциклопедия авторларының берсе Илдус Заһидуллин "История татар" турында Азатлыкка сөйләде.

Стратегик проект

Заһидуллин сүзләренчә, "Татар тарихы" энциклопедиясе Тарих институтының, 1996 елда оешканнан бирле, төп стратегик проекты булды. Хезмәтне язуга татар һәм Татарстан галимнәре генә түгел, Русиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы тарихчылары да җәлеп ителде. "Әлеге принципны беренче томны яза башлаганда ук мәрхүм Миркасыйм Госманов таләп итеп куйган иде. Һәм бу принцип дәвамлы булды. Әйтик, алтынчы томны язуда 70ләп галим катнашты. Шуларның яртысы – Татарстаннан, калганнары – Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән. Араларында Һолландия, Төркия, Казакъстан, АКШ галимнәре бар", дип сөйләде Заһидуллин.

Урта гасырлар өчен төп критерий итеп дәүләтчелек тарихын сайладык

​– "Татар тарихы" энциклопедиясе – ул үз эченә милләт үсешендә мөһим этапларны алган татар халкының академик тарихы. Урта гасырлар өчен төп критерий итеп дәүләтчелек тарихын сайладык.

Кайсы том нәрсә турында?

Беренче том борынгы чорны колачлый. Анда һуннар, төрле төрки каһанлыклар турында сүз бара. Әлеге том барлык төрки халыклар өчен уртак борынгы чорны тасвирлый. Энциклопедиянең бу кисәге 2002 елда ук нәшер ителгән иде. Заһидуллин сүзләренчә, Татарстан кибетләрендә аны табарга мөмкин түгел. Интернетта саталар, анысы. Бәясе – 1534 сум.

Икенче том Идел буе Болгар дәүләте һәм Евразия далаларындагы күчмәннәргә багышланган. Бу китап Х гасырдан алып 1236 елга кадәр булган тарихи вакыйгаларны сурәтли. 1236 елда Болгар дәүләте монголлар тарафыннан юк ителә.

Өченче том тулысы белән Идел-Уралда һәм аның янындагы территориядә оешкан Алтын Урда дәүләте тарихын күрсәтә.

Дүртенче томда Алтын Урда таркалганнан соң аның җирлегендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре турында сүз бара. Бу китапта Казан ханлыгы, Касыйм йорты, Себер йорты, Нугай урдасы кебек дәүләтләр турында мәгълүмат табарга мөмкин.

– Әйтергә кирәк, икенче, өченче һәм дүртенче томнарга якынча бертөрле структура хас. Энциклопедиянең бу өлешләрендә татар дәүләтләренең идарә төзелеше, сәяси институтлары, хакимият үзенчәлекләре, аның идеологиясе тасвирлана. Фин-угыр халыклары белән урнаштырылган дипломатик мөнәсәбәтләр турында мәгълүмат бирелә. Матди, рухи, профессиональ культура турында да язылган, - дип сөйләде Илдус Заһидуллин.

Бишенче томнан татарларның Русиягә буйсындырылганнан соң тарихы башлана. Әлеге кисәк татар халкы дәүләтчелеген югалтканнан соң XVIII гасыр азагына кадәрге чорны колачлый. Русия хакимияте татарның үсешенә нинди йогынты ясаган? Татарларның төрле сословиеләргә бүленүе. Һәрбер сословиенең хокуклары. Иҗтимагый фикер үсеше. Татар халкының Русия хакимиятенә каршы чыгышлары. Бишенче томда болар хакында укырга мөмкин.

Алтынчы том XVIII-XIX йөзләр чигеннән алып 1905 елга кадәр булган вакыйгаларны үз эченә ала.

– Без татар халкының үсешен, Казан губернасы белән генә чикләнмичә, Русия империясендәге этник төркемнәрне дә яктыртып күрсәтергә тырыштык. Әйтик, көнбатыш Себердә, Төркистан, Казакъстанда татарлар ничек яшәгән, Литва һәм Польша татарларының тормышы ничек булган, Түбән Иделдә безнең халык нинди тормыш алып барган – барысын да колачладык, - дип сөйләде Заһидуллин. – Бу томны укып чыккан кеше Идел-Урал төбәгендә яшәгән татарның социаль структурасы белән танышачак. Ул чорда Русия халыкларының тормыш рәвеше сословиегә бәйле була. Ә татарлар, XVIII гасырдан алып, башлыча крестьян сословиесенә кергән.

Алтынчы томда XIX гасырда Идел-Урал төбәгендә яшәгән татарларның икътисади үсеше дә тикшерелә. Бу чорда татарлар мануфактуралар оештырган, Русия ярминкәләрендә актив катнашкан. Алай гына да түгел – Русия империясе экспортының шактый өлеше көнчыгыш илләргә юнәлтелгән. Һәм мөселман илләре, Урта Азия белән булган сәүдәдә татарларны актив кулланганнар.

Урыс хакимияте татарны Кавказны яулауда файдаланырга тырышкан

Моннан кала урыс хакимияте татарны казакъ җирләре һәм Госманлы империясе белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда, Кавказны яулауда файдаланырга тырышкан.

Бу томның аерым бүлеге дини институтларга багышланган. Мөселманнарныкы да, татар керәшеннәренеке дә тасвирлана. Җәдидчелек, мәгърифәтчелек хәрәкәтләре турында да укырга мөмкин.

Җиденче том ХХ һәм ХХI гасырлар турында сөйли. 1905 елдан алып 1917 ел инкыйлабына кадәрге татар тарихы. Бу чорда милләтнең социаль-икътисади үсеше. Инкыйлаб барышы. Татар республикасының оешуы, һәм бу республиканың үсеш этаплары аша татар җәмгыятенең үзгәрүе күрсәтелә.

Тиражлар кими

Әйтергә кирәк, “Татар тарихы” энциклопедиясенең соңгы вакытта чыккан томнары беренче елларда чыккан томнардан тираж белән аерыла. Ул нык кимегән. Мәсәлән, беренче һәм икенче томнар унар мең данәдә бастырылган булса, өченче, алтынчы, җиденче томнарның тиражы – инде дүрт мең данә. Дүртенче кисәк бөтенләй ике мең данәдә нәшер ителгән.

Тиражның кимүе белән бәяләр дә арта. 2013 елда бастырылган алтынчы һәм җиденче томнарны 1200 сумга сатып алырга мөмкин булса, дүртенче томның бәясе – 1500 сум.

Электрон рәвештә укып булмый

“Татар тарихы” энциклопедиясенең электрон варианты юк һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан хәбәр итүләренчә, булмаячак та. Янәсе, авторлар бик күп, ә авторлык хокукларын сакларга кирәк, шуңа күрә хезмәтне электрон шәкелдә интернетка чыгарып булмый.

Башкортларныкы инде ике ел элек әзер иде

"Башкорт халкы тарихы" хезмәте 2007 елда языла башлады һәм 2013 елның сентябрендә инде киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим дә ителде. Ул да җиде томнан тора. Хезмәтне Башкорт дәүләт университетының тарих факультеты деканы Марат Колшәрипов җитәкчелегендә Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре әзерләде.

Татар тарихыннан аермалы буларак, башкорт халкының тарихына багышланган энциклопедиянең берьюлы өч томы ХХ гасырга багышланган.

"Башкорт халкы тарихы" җидетомлыгы
"Башкорт халкы тарихы" җидетомлыгы

Беренче томында борынгы чордан алып безнең эраның дүртенче гасырына кадәр вакыйгалар тасвирлана. Дүртенче гасырда халыкларның зур күчеше була, шул исәптән Көньяк Уралда да милли вазгыять олы үзгәрешләр кичерә.

Икенче томда – V-XVI йөзләр. Нәкъ менә XVI гасырда башкортлар үз теләкләре белән Русиягә кушыла.

Өченче томда – XVI-XVIII йөзләр, дүртенчесендә XIX гасыр тасвирлана.

Соңгы өч том ХХ гасырны колачлый. Бишенче кисәктә – 1900-1940 еллар. Алтыда – 1941-1985 еллар. Һәм җиденче томда 1985 елдан алып бүгенгә кадәр булган вакыйгалар тасвирлана.

“Башкорт халкы тарихы”ның һәрбер томы 10 мең данәлек тираж белән нәшер ителде.

Хезмәтне тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Әйтик, өченче томның шактый зур өлешен 2004 елда чыккан Башкортстан тарихы хезмәте алып тора, дигән фикерләр яңгырады. Башкорт күтәрелешләренең һаман берьяклап – феодализмга каршы чыккан протест буларак бирелүе дә тәнкыйтькә тотылды.

XS
SM
MD
LG