Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне Казанда 11 октябрь билгеләнәчәк


2010 елның 15 октябре
2010 елның 15 октябре

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен 11 октябрь билгеләргә рөхсәт алды.

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен 11 октябрьдә үткәрергә хакимиятләрдән рөхсәт алды. Чара милли активистлар сораганча, сәгать 11дә Казан милли мәдәният үзәгендәге Хөррият һәйкәле янында башланачак, шәһәр үзәге буйлап Сөембикә манарасына кадәр йөреш оештырылачак, 13.30да 1552 елда Иван Грозный гаскәрләре Казанны алганда һәлак булганнар рухына дога кылачаклар.

“Җаны булганнары килер, җаны беткәннәре гадәттәгечә килмәс”, диде Азатлыкка буласы чара турында ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:21 0:00
йөкләү

Хәтер көненә Татарстанның башка шәһәр һәм районнардан да активистларның килүе көтелә. Узган ел Хөррият һәйкәле янына Хәтер көненә 500ләп кеше җыелган иде. Чаллыдан килүчеләр арасында быел язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим булмаска мөмкин. 25 сентябрь аның Чаллыдагы өендә тентү уздырылган иде. Аннары аны сорау алу өчен Казанга полиция идарәсенә алып киттеләр. Моның сәбәбе узган ел Хәтер көнендә ясаган чыгышы дип әйтелгән.

XS
SM
MD
LG