Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтусова һәм Фишман: татар өчен кайсы уңышлырак?


Наталия Фишман һәм Олеся Балтусова
Наталия Фишман һәм Олеся Балтусова

Икесе дә Татарстан президентының ярдәмчесе булган бу ике кешенең вазифалары кисешмиме? Казанның татарлыгын арттыруда һәрберсе нинди эшләр башкара? Һәм башкарамы?

Азатлык ике ярдәмченең тәрҗемәи хәлен барлап, һәр икесенең эшчәнлегенә күзәтү ясый.

Олеся Балтусова

Балтусованың Казанның җимерелеп бара торган биналарына игътибарны җәлеп итергә тырышуы үз нәтиҗәсен бирде: аңа Миңнеханов үзе игътибар итте һәм тарихи һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде. Бу 2011 елның октябрендә булды.

Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка Казанны күрсәтеп йөри
Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка Казанны күрсәтеп йөри

Һәр якшәмбе саен оештырылган иртәнге экскурсияләр Миңнехановка Казанның яңа якларын ачкан булса, башкала халкын Балтусова шәхесе белән таныштыра барды – җирле медиа һәрбер экскурсияне җентекләп күрсәтеп торды.

Бактың исә, Олеся Балтусова – Казан кызы икән. 1982 елда туган. Казанның 9нчы француз гимназиясен тәмамлаганнан соң, Петербур дәүләт университетында журналистика бүлегендә укый. Казанга кайткач, төрле медиада эшли. 2008 елда Казан университетының тарих факультетында өстәмә белем алганнан соң, экскурсияләр уздыручы булып эшли, “Казан” журналында бүлек җитәкли.

Быел март аенда Балтусова үзе белдергәнчә, 2011 елдан берничә объект кына төзекләндерелгән: “Төзекләндерү – озын процесс. Бездә мәдәни мираска караган 552 объект бар. Шуларның берничәсен генә тәртипкә китерә алдык. Әле йөзләгән объектта эшләр дәвам итә. Иң беренче чиратта, агач йортларга игътибар итәм, чөнки аларга ут ягып иртәгә үк юк итәргә мөмкиннәр”.

Тукай музее һаман иске экспозицияләр белән көн күреп ята

2011 елдан ике музей төзекләндерелгән: Ленин һәм Баратынский музейлары. Горький һәм Толстой музейларында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шул ук вакытта татарның йөзек кашы булырдай Тукай музее һаман иске экспозицияләр белән көн күреп ята.

Иске Татар бистәсендә эшләр башкарылды, анысы. Мәсәлән, Камал йорты төзекләндерелде. Каюм Насыйри урамындагы Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йортта да ремонт эшләре башкарылды. Кушаевлар, Сабитовлар йортлары да тәртипкә китерелде.

Төзекләндерелгән тугыз объектның өчесе генә татар мирасына карый

Татарстанда тарихи биналарны махсус програм нигезендә төзекләндерәләр. Ул “Мирас” дип атала.

2011 елдан програм нигезендә түбәндәге биналар төзекләндерелгән:

– 1841-1845 елларда Лев Толстой яшәгән йорт
– Лютеран чиркәве
– Галиев мәчете
– Саба районы Сатыш авылындагы мәдрәсә
– Ютазы районындагы Гобәйди мәдрәсәсе
– Баратынский йорты
– Горький музее
– Менделеевскидагы Ушков йорты
– Тәтеш районындагы Молостовлар йорты

Күренгәнчә, програм буенча төзекләндерелгән тугыз объектның өчесе генә татар мирасына карый.

Олеся Балтусова
Олеся Балтусова

Олеся Балтусова белән уртак проектлар эшләгән бер чыганак (исемен һәм вазифасын күрсәтмәвебезне үтенде) Балтусованың татар проектларына ачык булуын әйтә. “Белүемчә, туганнары арасында да татарлар бар. Социаль челтәрдәге постларында да ул татар темаларын читләтеп узмый. Әмма шулай да, Баратынский музеен төзекләндерделәр, Ленин музеен эшләп куйдылар, Аксёнов бакчасын ачтылар, ә Тукай музеенда һаман картоннан ясалган экспозицияләр тора. Галиәсгар Камал музее һаман юк – бинасы буш тора. Гомумән, Иске Татар бистәсенә караган төгәл планнары бар дип әйтеп булмый, минемчә. Теге яки бу йортны төзекләндерүгә акча сораганда, ул татар мирасына караган биналарны алга сөрәдер дип уйламыйм. Моның ни өчен шулай икәнен әйтүе авыр, бәлки, командасында татар җанлы активистлары аздыр”, ди чыганак.

Бәлки, командасында татар җанлы активистлар аздыр

“KZN.Собака.ru” журналының баш мөхәррире Рәдиф Кашәпов сүзләренчә, Балтусова кебек тагын ун кеше булса, Татарстандагы мәдәни мирасның хәле бөтенләй башка булыр иде.

"Төрле өлкәләрдә эшләсәләр дә, Фишманның Олеся аңа булыша дип әйткәне бар. Һәр икесе дә Миңнехановның ярдәмчесе булсалар да, аларны ничектер чагыштыру артык дип уйлыйм", ди Кашәпов.

Наталия Фишман

Фишман Миңнеханов такымына 2015 елның март аенда килеп кушылды. 1990 елда Самарда туган бу кыз Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институты белән Берлиндагы Һумбольдт университетында белем ала. Укуын бетерми. 2011 елда Мәскәү мэриясендә мәдәният департаменты башлыгының киңәшчесе була. Мәскәү мэры каршында җәмәгать урыннарын үстерү буенча шураны оештыра һәм шуны җитәкли.

Наталия Фишман
Наталия Фишман

Нәкъ менә аның тырышлыгы белән Русия башкаласындагы музейлар кичке сәгать тугызга кадәр эшли башлый. Күп кенә кешегә аның эш ысуллары ошамый, әмма риза булмаучылар үзләре эштән колак кага. Мәсәлән, Фишман мәдәният департаментында эшләгән дәвердә Булгаков музее мөдире Инна Мишинаны зур җәнҗал белән эштән азат итәләр. Шулай ук, Мәскәү халкында паркларны төзекләндерү артык кыйммәткә төшә дигән сүзләр йөри.

Фишман дәверендә Булгаков музее мөдирен зур җәнҗал белән эштән азат итәләр

Моннан кала, Фишманны Яһүд музееның үсеш буенча мөдире итеп билгеләп куялар. Шул музейда эшләгән вакытта Татарстанның яңа брендын булдырырга тырышкан “Апостол” ширкәте Наталиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, һәм ул бу эшкә дә кушыла. Нәтиҗәдә аклы-кызыллы бренд Татарстан халкында төрле хисләр уята, әмма гади кешеләрдән сорап тормыйлар: брендны зурлап тәкъдим итәләр һәм бөтен җирдә куллана башлыйлар.

Мин Мәскәүдән китмәдем. Мин Татарстанга килдем

Күпләр Фишманны Миңнехановның парклар һәм бакчалар буенча ярдәмчесе итеп күзалласа да, ул үзе мондый билгеләмәгә каршы чыга: үзенең бурычы итеп ул шәһәрдә уңайлы мохит булдырырга кирәклеген саный. Мәскәүдән Татарстанга күченү авыр булдымы дигән сорауга Фишман болай җавап кайтара: “Мин Мәскәүдән китмәдем. Мин Татарстанга килдем”. Ә республикада 2015 ел парклар һәм бакчалар елы дип игълан ителгәнлектән Наталиягә җиң сызганып эшкә керешергә туры килә. Иң зур максат – татар башкаласы үзәгендәге Кабан күлләр системасын тәртипкә китерү.

Фишман вакланып тормый. Халыкара дәрәҗәдә архитектура конкурсын игълан итә. Финалга Франция, Британия, Италия, Кытай, Һолландия һәм Испаниядән 10 такым уза. Нәтиҗәдә кытайлар җиңеп чыга.

Ел дәвамында Казанда яңартылган һәм яңа парклар да ачыла тора. Күзәтүчеләр күп кенә паркларның президент сайлаулары алдыннан ачылуын Миңнехановның сайлау алды кампаниясенең бер өлеше итеп бәяләде. Әйтик, сайлауга бер атна кала Казанда берьюлы дүрт парк ачылды: Лядской бакчасы, Харовое күле, Яшьләр скверы һәм “Наратлык” паркы. Берсендә дә күрсәткечләр дә, визуаль мәгълүмат та татар телендә эшләнмәгән. Урысча һәм инглизчә бар, ә татарчасы юк.

“Түбәтәй” ризык сату ноктасын игътибардан читтә калдырмады

Югарыда телгә алынган чыганак фикеренчә, Фишман читтән килгән кеше булса да, татар әйберенә яхшы мөгамәләдә: “Ул татарлыкны бөтен җиргә җәлеп итә. Әйтик, шул ук “Түбәтәй” ризык сату ноктасын игътибардан читтә калдырмады. Казанга “Дождь” телеканалының төшерү төркеме килгәч, аларны милли интеллигенция белән очраштырды. Төзекләндерүдән соң ачылган паркларда татар теленең булмавын исә зур җитешсезлек итеп кабул итәм. Уйлап бетермәгәннәрдер. Җиткерербез – иманым камил, татарча язуларны өстәп куярлар”.

Шул ук вакытта Фишман үз-үзен күрсәтергә ярата дигән фикер дә бар. “Әмма бу табигый. Татарстанда быел парклар һәм бакчалар елы. Аның төп эшчәнлеге шуның белән бәйле булгач, әлбәттә, ул медианың игътибар үзәгендә була инде”, ди чыганак.

Миңа иҗтимагый тормышның дискуссиягә әйләнүе мөһим

Фишман үзе белдергәнчә, Казанга архитектура белгечләре җитми. “Мәскәүдә минем өчен абруйлы булган кешеләр бар. Мин һәрвакытта да аларга киңәш сорап мөрәҗәгать итә алам. Казанда исә гауга чыга. Мин бирегә лекторлар чакырам, конкурслар оештырам, ачык чаралар үткәрәм. Миңа иҗтимагый тормышның дискуссиягә әйләнүе мөһим. Профессионаллар активлашсын, кешеләрдә шәһәр турында билгеле бер тәэсир, хис тусын иде. Эшебезгә яшь архитекторларны җәлеп итәбез”, ди Фишман. Шул ук вакытта күпләр аның Казанга Мәскәү архитекторларын чакыруын өнәп бетерми. Миңнеханов ярдәмчесе исә бу очракта алтын урталыкны сакларга тырыша: “Мәскәүләрне дә чакыртам, казаннар белән дә эшләүдән баш тартмыйм”, дип аклана ул.

Соңгы 15 елда Казан зур вакыйгаларга әзерләнә-әзерләнә яшәде. 2005 елда – шәһәрнең меңьеллыгы. 2013тә – Универсиада. 2015тә – су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты. Хәзер менә футбол беренчелеге һәм WorldSkills чемпионатына әзерлек бара.

Әзерлек белән бергә шәһәр үзе дә зур үзгәрешләр кичерә. Әле кичә генә хыялда гына булган метро – бүген инде чынбарлык. Республиканы оятка калдырган һава аланы бүген БДБнең иң яхшы аэропортларының берсе булып санала. Алга китеш, һичшиксез, бар. Шушы тәрәккыятьтә татарлыкны да онытмыйлар сыман. Җәмәгать транспортында игъланнар өч телдә башкарыла: урысча, татарча һәм инглизчә. Шәһәр навигациясендә дә татар теленә игътибар арткан. Хәтта зур шаушу тудырган “Казан” гаилә үзәген дә төрки-татарлыкның бер өлеше итеп кабул итергә мөмкин.

Шәһәрнең татар йөзен үстерүдә эзлеклелек һаман да юк

Тик шулай да, шәһәрнең татар йөзен үстерүдә эзлеклелек һәм дәвамчылык һаман да юк. Миңнеханов татарча да булсын дисә дә, проектларны чынга ашыручылар аның бу сүзләрен ишетмиме, онытамы, ишетмәмешкә салышамы. Бу очракта Балтусова белән Фишман, дәүләт структураларына читтән килеп кергән кешеләр буларак, татар акцентын көчәйтергә сәләтле. Көчәйтсеннәр генә.

XS
SM
MD
LG