Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калмашта дуңгыз үрчетүгә каршы мулла мәхкәмәгә тартыла


Әхмәтбизан Борһанов 19 ноябрьдә Тукай район хакимияте башлыгы белән Колмашның мәдәният сараенда узган очрашуда
Әхмәтбизан Борһанов 19 ноябрьдә Тукай район хакимияте башлыгы белән Колмашның мәдәният сараенда узган очрашуда

Калмаш авылы имам-хатыйбы Әхмәтбизан Борһанов авыл янында дуңгыз фермасы төзүгә каршы урам җыены оештыруда гаепләнеп мәхкәмәгә тартыла. Киләсе утырыш дүшәмбегә билгеләнде.

1 декабрь Тукай районы мәхкәмәсендә Калмаш авылы имам-хатыйбы Әхмәтбизан Борһанов эше каралды. Әхмәтбизан хәзрәткә авыл янәшәсендә төзелергә тиешле дуңгыз фермасына каршы 10 ноябрьдә урам җыены уздыру, оештыру турында гаепләү белдерелә.

Шушы мәхкәмә булачагы билгеле булгач, Азатлык Калмашта дуңгызчылыкка каршы көрәшүчеләргә мондый сорау да бирде: "Әхмәтбизан хәзрәтне яклаучылар, адвокатлар булачакмы, алар кемнәр?" Җаваплардан аңлашылганча, хәзрәт адвокатлардан баш тарткан, чөнки аңа белдерелгән гаепләү нигезендә кимендә 15 мең сум штраф түләтү каралган. Адвокатларга бу акчадан да күбрәк түләргә кирәк икән. Монда дуңгыз фермасы төзүгә каршы булучылар әйтүенчә, шушы хакта билгеле булгач, хәзрәт адвокатларга мөрәҗәгать итүне кирәк санамаган. Чөнки акчасы санаулы гына икән.

Мәхкәмә утырышыннан соң без гаепләнүче Әхмәтбизан Борһанов белән элемтәгә кереп кайбер мәгүлүматлар алдык: "Мәхкәмә барышында мин әлеге каршылык чарасын оештыручы булмавымны, килеп туган вазгыятьтә авыл имамы буларак үз сүземне әйтергә мәҗбүр булуымны белдердем. Шушында ук авыл шурасы рәисәсе Равия Габдуллина аша каршылык чарасы булырга берничә көн кала район хакимиятенә гариза юлладым. Әлеге гариза хакимияттә каралмаган, имзаланмаган булып чыкты. Хөкемдар шушы хакта ишеткәч, мәхкәмә эшен туктатып торуын, бу юнәлештә дәлилләр булырга тиешлеген искәртте." Нәтиҗәдә, Чаллы каласындагы Тукай район мәхкәмәсе эше 7 декабрь, 14 сәгатькә күчерелә.

Шунысы да кызыклы, дуңгыз фермасы төзүгә каршы булган беренче чарада Чаллыдан килгән, Азатлык радиосына үзен хокук белгече, тугыз адвокаты булган оешма җитәкчесе, Чаллының элекке хакиме Васыйл Шәйхразиев кияве дип таныштырган Фәнис Хәмидуллинның тавыш-тыны күренми. Ә бит ул шул каршылык чарасында “Якташларым, нинди хокукый, юридик сораулар туа, мөрәҗәгать итегез, ярдәм итәрбез. Без инде Чаллыда бик күп эшләрне оттык", дип белдергән иде.

Күрәбез, дуңгызларга каршы көрәшне оештыручы итеп нигәдер авыл мулласын күрсәткәннәр, аны мәхкәмәгә биргәннәр. Шунысы да игътибарга лаек, гаепләнүче Әхмәтбизан хәзрәттән "Сезне кем мәхкәмәгә бирде соң?" дип кызыксынабыз. Ул кем мәхкәмәгә биргәнне белми булып чыкты.

Авыл халкының каршылык чарасы уздыруыннан соң сигез көн узгач кына полиция вәкилләре беркетмә төзиләр һәм Әхмәтбизан Борһановка кул куйдыралар. Әхмәтбизан хәзрәт шушы күренешкә бик гаҗәпләнә, сигез көн узгач беркетмә төзелергә, шулай булырга тиешме икән дип кызыксынып юристларга да мөрәҗәгать иткән. Ләкин әлегә анык җавап ала алмаган.

XS
SM
MD
LG