Accessibility links

Казан дары заводында шартлаулар һәм янгын булды


Казан дары заводы
Казан дары заводы

24 март кичендә Казан дары җитештерү корылмасында берничә шартлау булды һәм сирена тавышы яңгырады. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр төркемнәре килеп янгынны сүндерде һәм таралды. Бер янгын сүндерүчен һәлак булды.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге матбуга хезмәте белдерүенчә, вакыйга урынына беренчеләрдән булып килгән янгын сүндерүче, гадәттән тыш хәлләр минитсрлыгы махсус идарәсенең янгында коткару махсус бүлегенең каравыл башлыгы Эдуард Илларионов һәлак булган.

20:27дә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казан дары заводында янгын турында хәбәр килгән.

Интернетта кешеләр анда бик көчле шартлаулар һәм зур ялкын күрүләрен хәбәр итте һәм фото-видео таратты.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле ТАССка шартлауның әзер дары саклана торган урында булганын һәм 400 дүрткел метр мәйданга таралган янгынның сүндерелүен, хәрәбәләрне сүтү эше баруын белдергән.

Кичке унынчы яртыларга янгынның инде күренмәве турында яздылар.
Әлегә тикшерелмәгән хәбәргә караганда, бер янгын сүндерүче һәлак булган.

Дары заводыннан дистәләгән янгын сүндерү машинасы чыкты.

Казан дары заводыннан янгын сүндерүчеләр китә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Прокуратура тикшерү эшләренә керешкән. Журналистларны кертмәделәр, хәтта капкага да якын җибәрмәделәр.

XS
SM
MD
LG