Accessibility links

Бәләбәй татар гимназиясенә карата мәхкәмә кичектерелде


Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

4 апрель Бәләбәй татар гимназиясе өстеннән мәхкәмә булырга тиеш иде. Ләкин ул мәхкәмәгә бирүче якның документлары тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле, кичектерелгән.


Эш шунда, башка татар мәктәпләре башкорт телен, дәүләт теле буларак, атнасына ике сәгать укытса, Бәләбәй татар гимназиясендә бер сәгать укытканнар. Мәгариф министрлыгыннан килгән тикшерүчеләр моны ачыклап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иделәр. Гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов шулай дип ирештерде:

“Атнага ике сәгать укыту турында мәгариф министрының күрсәтмәсе генә бар. Чынлыкта ул турыда канун юк. Шуңа өстәп, узган уку елыннан ата-аналар милли телләрне ничә сәгать укытуны үзләре билгеләргә хокуклы. Безнең укучыларның ата-аналары шулай хәл иткән иде”.

Гимназия мөдире сүзләренчә, мәхкәмә мәхкәмәгә бирүче якның документлары тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле, кичектерелгән. Ул 12 апрельгә күчерелгән.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов үзәк хәбәрдарлык чараларының берсенә биргән бер әңгәмәсендә башкорт телен көчләп укытылмавын ирештергән иде. Шулай ук президент Рөстәм Хәмитов та бер чыгышында милли телләр көчләп укытылырга тиеш түгеллеген ирештерде.

Чынлыкта, эш сүздә бер, гамәлдә икенче булып кала.
XS
SM
MD
LG