Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Русияне дошман ил исемлегеннән чыгара


Төркия Русияне дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган илләр исемлегеннән чыгара. "Today's Zaman" газеты бу атна Төркиянең үзендәге энергия юлларының иминлеген саклап калу өчен яңа стратегия сайлавын язды.

Һәр 5 елда бер тапкыр яңартылган ил иминлеге стратегиясе дөньяда һәм күрше илләрдәге үзгәрешләрне истә тотып әзерләнә. Төркиянең дәүләт иминлеге һәм мәнфәгатьләрен яңадан барлаган документларда бу юлы беренче тапкыр энергия өлкәсендәге үзгәрешләргә зур игътибар бирелде.

Бу нисбәттән соңгы елларда икътисад һәм энергия өлкәсендә булган хезмәттәшлекне күз алдында тотып, Төркия Русияне ышанычсыз илләр исемлегеннән чыгарырга җыена.

Әлегә эчтәлеге ачыкланмаган документлар октябрьдә расланыр дип көтелә.

Mәгълүм булганча Төркия Русияне Советлар берлеге вакытыннан бирле көрд террор оешмасы ПККны яклаган өчен дошман ил буларак кабул итә иде. Чөнки ПКК белән булган бәрелешләрдә кулга алынган сугышчылардан еш кына Русия җитештергән кораллар табыла иде.

Шулай да газет язуынча, соңгы елларда Русия белән Төркия арасында сәүдә һәм энергия өлкәсендә хезмәттәшлек ныгый. Моннан кала хәзер инде "энергия юллары" иминлеген саклау өчен ике илнең күзләү идарәсе бергә хезмәттәшлек итә башлады.

Төркия энергия тарату үзәгенә әйләнә

Энергия өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру максатында Төркия, Русия дәүләт карамагындагы Газпром газ ширкәтенә "Көньяк агым" өчен Кара диңгезне кулланырга рөхсәт итте. Моның бәрабәренә Русия Төркиягә Кара диңгездән көньяктагы Урта диңгезгә кадәр газ үткәргече төзергә тиеш.

Бу ике килешү Төркиянең энергия тарату үзәге булу омтылышын ныгытачак.

Энергия юллары иминлеге

Яңадан каралган дәүләт иминлеге турындагы сәяси документларда Төркиянең Русия, Кавказ төбәге һәм Иран газын Европага ташыган мөһим энергия юлына әйләнә баруына басым ясала. Төркия шул нисбәттән үзендәге энергия юлларын саклап калу өчен, Русия, Азәрбайҗан, Гыйрак, Иран, Сүрия, Болгарстан һәм Греция белән сәяси бәйләнешләрне арттыруны зарур күрә. Шулай итеп Төркия энергия агымнарын үзенә җәлеп итеп төбәктәге тәэсирен көчләндерергә җыена.

Төркиянең энергия юлларына янаган иң зур куркыныч - илдәге террор хәрәкәте - ПКК көрд сугышчылары төркеме. Яңа иминлек документларында Төркия үз иминлеген саклап калу хакына Русия белән генә түгел АКШ белән дә мөнәсәбәтләрне көчләндерү каралган. Чөнки аларның берсе белән булган низаг бөтен төбәк өчен куркыныч тудыра ала.

Энергия юлларының иминлеге шулай ук Европа берлегенә әгъзалык өчен дә мөһим.

Дәүләт иминлеге сәясәтендә, киләсе 10 елда Европаның газ һәм нефть ихтыяҗының 70 % Төркия аша узарга мөмкин диелә.

Туризм һәм Сәүдә

Төркия рәсмиләре 2010 ел ахырында Төркияне зиярәт иткән Русияле туристлар санының 3 миллион 200 меңгә җитәчәген фаразлый.

Төркиянең Русиядәге яңа илчесе Сэзгин, шулай ук төрек эшкуарларының Русиядә мөһим инвестицияләр кертүен һәм җитештерү корылмалары төзүен белдерә.

Төркия ягы шулай ук Русиянең дә Төркиягә инвестицияләр кертүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG