Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиягә газны ташлама белән сатачак


Бу атнада Русия президенты Дмитрий Медведевнең үз төркеме белән Төркиягә булган зыярәтеннән соң, сәфәрдә имзаланган килешүләр турында тәфсилле мәгълүматлар билгеле була башлады. Русия газны Төркиягә ташлама белән бирәчәк.

Русия президенты Дмитрий Медведевнең Төркия сәфәрe алдыннан әңгәмәсе басылган Төркиянең "Заман" газетасы, энергия министрлыгы һәм энергия тармагындагы вәкелләрдән алган мәгълүматка караганда, Төркия Русиягә атом энергия станция проекты эшен тапшырганда, газ бәяләрендә мөһим ташламаларга ирешкән.

Русия һәм Төркия: стратегик мөнәсәбәтләр
Яңа килешү маддәләре белән Төркия газны якынча 10% ташлама белән сатып алачак дип фаразлана. Шулай да, энергия тармагы вәкилләре, шартларның әле каралуын сөйләшүләр нәтиҗәсендә төгәл ташламаларның ни кадәр булачагын алдагы көннәрдә белдереләчәген әйтте.

Русия табигый газны якынча 10% ташлама белән сатса, Төркия 15 елда 7.5 миллиард доллар файда күрәчәк. Ләкин Төркиядәге вәкилләре соңгы арада газ алу күләменең кимүе күз алдында тотканда, бу ташлама 15% тирәсе булырга тиеш булуына басым ясый.

Русия вице-премьеры Игорь Сечин бу хакта газга ташламалар булачагын белдергән, ләкин ничә проөент булачагы турында мәгълүмат бирмәгән иде. Тарафлар сөйләшүнең төгәл нәтиҗәсен көтә.

Төркия ихтыяҗы булган газның 60% Русиядән сатып ала. Әлеге газ хәзергәчә Төркия чигенә Тракия аша килгән газ үткәргечтән алына иде.

Русия белән булган беренче килешү мөддәте 2011елда бетә. Икенче килешү 2021 һәм өченче (зәңгәр агым) килешүе 2025 елга кадәр дәвам итәчәк. Төркия әлеге өч килешү нигезендә Русиядән якынча 2025 елга кадәр 250 миллиард кубометр газ сатып алачак.

Атом энергия станциясе

Төркиянең беренче атом эенергия станциясен Русия төзиячәк. Төркия халкы арасында иң күп кызыксыну тудырган әйбер исә станциядә җитештерелгән электр өчен Төркиянең ни кадәр төзелү мәсьәләсе. Энергия министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, станциядә җитештерелгән электрга, Төркия җитештерү чыгымына якын бәя түлиячәк.

Станция проектына Төркиянең 20% хиссәсе булыр дип көтелә.

Төркиядә оппозиция үз җитәкчесен эзли

Бу атнада Төркия тышкы сәясәтендә Русия белән булган килешүләргә игътибар артканда, эчке сәясәттә исә оппозиция башлыгы вазыйфадан китү хәбәренә кайтавазлар дәвам итте.
Дәниз Байкал

Оппозиция башлыгы Дәниз Байкалның бер депутат белән булган скандал видеосының фаш ителүеннән соң 40 елга якын сәяси кариера булган Җөмһүриятче Халык партиясе башлыгы Дәниз Байкал вазыйфадан китәчәген белдерде.

Төркиядә Байкалның бер дебутат белән яшерен мөнәсәбәте скандалыннан күбрәк, Байкалның вазыйфадан китүеннән соң оппозициянең киләчәге ни булыр, бу мәсьәлә игътибар үзәгенә меңде.

Байкалның яңадан партия башына кайтачагы турында фаразлар булса да, башкалар дөньяви дәүләтчелекне якланган әлеге сулчы оппозиция партиясе башына билгеләнәчәк яңа шәхсиятнең кем булачагы турында кызыксына башлады.

Оппозициянең хәзер тагын да көчлерәк җитәкчегә ихтияҗы булуы турында фикерләр яңгырый.

Уйланылган сценерий?

Хәтта кайберәүләр әлеге сценерийның, ягъни видео скандалы белән Байкалны кыен хәлдә калдыру тырышлыкларының нәкъ шул максатта, оппозициягә көчлерәк җитәкчене китертү максатында башкарылуын да алга сөрелде.

Байкал урынына 2009 елда Истанбул шәһәр башлыгы сайлавында ҖҺП намзәте Кылычоглуын билгеләү турында сүзләр йөрде. Партия эчендә исә Кылычоглун яклаганнарда белән бергә аңа каршы булганнарда бар. Ләкин кайберәүләр аның оппозициянең тавышын җиткерү өчен Байкалга караганда көчлерәк һәм харизматик җитәкче булуын әйтә.

Фикер сораштыруларга караганда, халыкның 52%ы Кылычоглуның җитәкчелеген якласа, 13.3% кеше Байкалның яңадан җитәкче булуын тели икән. Шул исәптән, Байкал кире партиясенә кайтса да, аның җитәкчелеге партия эчендә каршылыклар тудырачак дип фаразлана.

Икенче яктан, ҖҺП тарафлы медианың скандал хәбәрләре һәм артабан вазыйфадан китү белдерүенә каршы Байкалны якламавы игътибарны җәлеп итте.
XS
SM
MD
LG