Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ифира - Сүриядәге бер татар


Татартстанның Актаныш якларында туып-үскән Ифира Хәлимова менә 24 ел инде Сүриянең (Сирия) Төркия чикләренә якын булган Хәсәкә шәһәрендә гаиләсе белән яшәп ята. Гарәп ире Казанга күченергә тәкъдим иткән булган, әмма Хәлимова ризалашмаган.


Хәлимованың Хәсәкәдә бүгенгә кадәр бер генә татар кешесен дә очратканы булмаган.


-Бер татар да булмаган җир юктыр инде ул, дим мин. Менә мин дә, бер татар да булмаган Хәсәкә шәһәренә барып, шунда яшәп, яртысы гына булса да татар булган 4 кыз һәм 1 малай үстереп ятам. Улымның исеме – Хәсән. Үзебезнең татар исеме. Хәсән Туфаннан бик яратам мин ул исемне. Кызларым: Бәлкыйс, Сара, Ләйләгөл, Мәрьям. Бу исемнәр безнең татарларда да бар. Үз кызларым булгангамы, әллә татар исемнәре булгангамы күңелемә якын микән?!

Мин Хәсәкәдә берүзем генә димәс идем. Туган җиремә кайтып-кайтып каен шаулауларын, карлар эрегән тавышларны, үзебезнең урман моңнарын моннан алып китәм. Читкә китеп карамаган кешегә, бәлки, болай гына матур сүзләр сөйләгән кебек тоеладыр. Сагыну һәрвакыт бар. Мин генә микән, әллә чит җирләргә киткән башка кешеләр дә шулай ук микән? Үземнең туган илемне бик сагынам.

Гармун тавышы ишетсәм дерт итеп китәм


Бик әйбәт яшим, Аллага шөкер! Ирем әйбәт, балаларым әдәпле, миңа бик булышалар. Гаиләбезне бик яраталар, үзем дә аларны бик яратам. Читтә йөргән кешенең күңеленнән сагынуны бернәрсә белән дә этеп тә, тартып чыгарып булмый торгандыр.

Мин үзебезнең татар җырларын бик яратам. Аларны моннан яздырып алып китәм. Җырларыбыз күпчелек очракта гармун белән башкарыла бит. Чит җырларны да гармун белән җырласалар, күңелемә якын булып китә. Гармун тавышын ишетүгә, бу татар җыры түгел микән дип, йөрәгем дерт итеп куя. Төркия програмнарын да карыйбыз. Моңнары да, телләре дә татарчага ошаганрак бит аларның.

Үзем белән үзем төннәрен татарча сөйләшәм

Без өйдә татарча аралашмыйбыз. Әтиләре татарча белмәгәнгә, урысча да сөйләшәбез. Балаларым урысча сөйләшә белмәсәләр дә, аңлыйлар. Ә татарча белмиләр. Мин татар җыры куйсам, кечкенә кызым Мәрьям кулъяулык алып килә дә, аягымнан кочып: “Әнием, елама инде син!”, ди. Ул минем елыйсымны белә инде. Шулай елап күңелемне бер бушатам да, әле Аллага шөкер, кайтып күреп килә алам, дим.

Ә кайчакларда, төннәрен үзем белән үзем матур итеп татарча сөйләшеп ятам. Кайвакыт күңелгә шигырь юллары да килә. Элек хатлар да яза идем. Хәзер интернет, телефон чорына күчкәч, хат язулар да юк. Минем өчен хат язу да шигырь язган кебек зур бер нәрсә иде. Дус кызлардан элек килгән хатларны китап укыган кебек укып утырам. Хат язуның бетүе миңа ошамый. Хатлар язганда рәхәтрәк иде. Бөтен фикерләреңне туплап утырып язасың, күңелгә матур фикерләр килә. Интернеттан сөйләшкәндә күңел тулысынча ачылып бетми кебек.

Университетта бер чорда укыган дус кызлары: Гөлфия, Гөлсинә, Илсөяр
Ифира Хәлимова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алганда химия факультетына аспирантурага укырга килгән Йосыф исемле егет белән таныша. Һәм 1986 елда аның белән бергә егетнең туган иленә - Сүриягә китәргә карар кыла. Ул вакытларда чикләр дә бүгенге кебек үк ачык булмый әле. Телевидение дә гарәп дөньясы турында советларча берьяклы гына хәбәрләр бирә.

Серле дә, шул ук вакытта шикле дә булган гарәп дөньясы турында университет яшьләре ул вакытларда Сүрия һәм Ямәннән килгән студентлардан, гарәп теле укытучылары, төрле илчелекләрдә эшләгәннән соң Казанга килеп төпләнгән Җәмил Зәйнуллиннан (хәзер Көнчыгышны өйрәнү инститы мөдире –Н.А) гына ишетеп белә.

Ифира Хәлимовага юлга чыккан вакытта “Йосыфның ничәнче хатыны булырсың икән инде син” дип тә әйтүчеләр булган. Күпләр телгә кесәгә керми. Шикләрем акланмады, ди Хәлимова. Сүриядә күп хатынлык юк диярлек икән. Хәзер исә аны Русия, бигрәк тә Татарстандагы хәлләр кызыксындыра.


-Без төрле каналларны карыйбыз. Русиянең беренче каналы күрсәтә бездә. Үзем өчен инде, яңалыкларда кайчагында Татарстан турында чыкса, менә әнинең җөмһүриятен күрсәтәләр дип балалар тып-тын кала. Казан күренсә, менә Казан дип, Чаллы чыкса, аның турында әйтеп китәм. Ул 2-3 минут була торгандыр. Ә ул арада да миңа ниндидер шатлык китерә.

Ә инде гел чыкмый торганда, һава торышын күрсәткәндә дә, Казан дигән сүзне күреп, үземнең дөньяма кайткан кебек, бик сөенеп утырам. 2013 елда Универсиада көтелгәч Казанны күбрәк күрсәтә башладылар. Татарстанны мөселман җөмһүрияте буларак, гарәп илләрендә беләләр.

Минем гарәп хатыны булмаганымны аңлап кибетләрдә кайсы җирдән, дип сорыйлар. Казан дигәч, “О, Рубин, Казан” диләр. Казанны “Рубин” футбол такымы аша ишетеп беләләр.

Иске Казан кадерлерәк


Мин соңгы такыр 8 ел элек кайткан идем. Казан бик матурланган. Шул үзгәрүе белән, безнең университетта укыган вакыттагы, яшь чактагы Казан китеп тә барган. Күңел ничектер сызланып та куйды. Безгә иске Казан, без укыган вакыттагы урамнар кадерлерәк кебек. Ә гомумән алганда, кызыма да, киявемә дә бик ошады. Европа шәһәрләре дәрәҗәсенә җитеп килә торган төзек кала.

Кол Шәриф мәчетенә кердек, университетның әтиләре укыган химия факультетына килдек, үзем укыган филология факультетына кереп чыктык, Кирмәнне карадык.

Бер 10 ел элек ирем Казанда фатир сатып алып, Казанга кайтып яшик, диде. Мин риза булмадым. Сәбәбе – мөселман хатын кызлары, бәлки, “Энәсе кайда – җебе шунда” дигән мәкаль нигезендә, ирләребезнең төп урыны булган җирдә яшәргә тиешбездер. Балаларым Сүриядә үсте. Ул кайтыр да, бер 10 ел торгач тагын үз туганнарын сагыныр, кайтыйк, дияр. Балалар өчен дә уңайсыз булыр иде.

Ә минем өчен тагын да уңайсыз булыр иде. Монда кайтып, күңелемне монда корып, тагын китү бик авыр булыр иде.

Ифира Хәлимова ире һәм балалары белән гарәпчә дә аралаша. Балаларыңа татарча өйрәттеңме, дигән сорауга: “Берсе
Ифира Хәлимова кызы Бәлкыйс һәм кияве белән
артыннан берсе туа торды, ул илдә кунакка гел килеп торалар, алар янында балаларым белән чит бер телдә сөйләшүне итәгатьсезлек итеп кабул итәрләр дип тә уйладым”, ди.

Күпләр “язмыш” сүзен еш куллана. Адәм баласы үз язмышын үзе кора, дигән гыйбарәне дә ишеткәләргә туры килә. “Ватан” һәм “мәхәббәт” дигән төшенчәләр дә бер очы белән язмышка бәйләнә. Ифира Хәлимова сөю, яртуын дәлилләү өчен мәхәббәте белән чит илгә чыгып киткән кеше. Икенче яктан караганда, туган җире, туган-тумачалары, дус-ишләре, Ватаны Татарстанда калган. Үз вакытында дөрес адым ясаганмы ул?


-Минем әнкәй мәрхүмә: “Балакаем, ризыгың кайда чәчелгән булса, шунда җыясың аны”, дия иде. Ул шулай икән. Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга алай дип тә, болай дип тә җавап биреп булмый.

Мин Ватанымны шулкадәр нык яратам! Мин чит илдә яшәгән чит ил кешеләре белән сөйләшкәнем бар. Минем үзем кебек итеп Ватанымны яраткан кешене күргәнем юк. Мин туган илемне шул кадәр нык яратам! Ризыкларым чәчелгән булгандыр ул.

Мин иптәшемне бик яратам. Без бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез. Чит илгә китүем – ул мәхәббәт кенә түгел, ә ниндидер язмыш дип бәялим. Ватанны ташлап китү дип уйламыйм. Мин Ватанымны беркайчан да ташламам. Мин аны ташлый алмаячакмын! Ватанымны бөтен гаепләре, бөтен уңышлары белән яратам. Мин аның карларын, кычытканын, көзге пычрагын, әремнәрен яратам. Гөрләп торган гөләп (роза) чәчәгенә бер ромашкамны да бирмәслек итеп яратам.

Мин ризыкларымны җыеп йөрим. Кайда өзелә ул ризыклар, шунда мин дә өзеләчәкмен.

Ифира Хәлимова үзенең рәсми документы итеп, әле һаман да Русия паспортын йөртә. Ул булгач Русиягә сирәк кенә кайтканда да кыенлыклар тумый, ди. Бүген теге я бу җөмһүрияткә китеп яшәүчеләр турында ул ике илнең дә ватандашы дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә Сүрия Ифира Хәлимова өчен нинди ил? Үз итә алганмы ул аны? Чирек гасыр яшәгәч, күңел почмагының бер өлешен гарәп дөньясына бирә алганмы ул?

-Сүрия – ул минем балаларымның Ватаны. Минем балаларыма кадерле ил. Кайчагында, Сүрия турында ялгышрак сүз чыкса, мин аларны өзәм һәм “Юк, бу сезнең Ватаныгыз”, дим.

Безнең яклар (Татарстан) турында сүз чыкканда, алар миңа: “Әни, син шулкадәр яратасың”, диләр. Мин: “Ә бу минем Ватаным”, дим. Анда кышлар, язлар турында сүз чыкса, мин “бездә” дим. Йосыф: “Бездә дип, син кайсын әйтәсең соң?” ди. Мин “бездә” дип үзебезнең Ватанымны гына әйтә алам.

Мин Сүрия турында сөйләшкәндә “сездә” дип сөйләшәм, Татарстан турында сөйләшкәндә “бездә” дим. Ул Ватан дигәннән, әни кеше бер генә була. Кеше бер генә әнидән туа. Бер генә җирдә туа ала. Кешенең туган җире, Ватаны бер генә. Мин Ватанымны нык яратам. Бик сагынып яшим.

Мин, Аллага шөкер, әйбәт яшим. Балаларымны үстерәм. Ул балаларымның һәм иремнең Ватаны. Алар хакына сабыр итеп яшим. Мин ерактан булса да үз Ватаным өчен сөенеп яшим. Мин үз Ватанымның кызы. Мин Актанышымның талы, аның камышы. Минем күңелемдә Актаныш сандугачлары бар.
XS
SM
MD
LG