Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:32

Катнаш никахлар Русия-Төркия арасын яхшыртамы?


Анталиядә катнаш гаиләләрнең 20% гына балаларын рус мәктәбенә җибәрә

Анталиядә катнаш гаиләләрнең 20% гына балаларын рус мәктәбенә җибәрә

Төркиянең "Һүррият" газеты Төркия-Русия мөнәсәбәтләрен бәяләгән мәкалә шәлкеме чыгара башлады. Анда икътисад, мәдәният өлкәләрендә дәүләтара мөнәсәбәтләр бәяләнә. Бу уңайдан катнаш гаиләләр һәм аларның тормышы турында да язылды.

Затлы төрек ашларын тәкъдим иткән Мәскәүдәге төрек ашханәсенең хуҗасы Mөслим Алтын, элек ашханәгә килгән мөштәриләрнең 80% төрекләр булса, соңгы арада вәзгыятьнең үзгәрә башлавын искәртә. Хәзер монда килүчеләрнең күпчелеген руслар тәшкил итә икән. Русия яшәүчеләр Төркиянең ял итү урыннарын үз итә. Ашханәгә килеп, үзләренчә Төркиядәге истәлекле ял көннәрен искә төшерә икән.

Яшьләр бер-берсен яхшырак аңлый


Туризмның үсеше ике ил мөнәсәбәтләренә зур тәэсир ясаган. Ак диңгез буйларына ялга килгән русияле өлкәннәр җирле халык белән күрешмичә, күпчелек вакытын зур рәхәт кунакханәләрдә үткәргәндә, яңа буын, яшүсмерләр мәдәният һәм халык белән күбрәк танышу мөмкинлеге таба.

19 яшьлек Макс Пронин ел саен Анталиягә килергә тырыша. Аның бирегә алтынчы тапкыр килүе. Мондагы ял белән тулысынча канәгать ул: яхшы һава, тәмле ашлар һәм матур диңгез.

Анталия ярлары
Туризмның ныгуы әкренләп бер феноменны да бирегә китергән. Ике ил арасында якынаю арткан саен "катнаш никах" төшенчәсе әкренләп Төркиянең көньягына да кереп бара икән.

Русиядә ярлылык дәрәҗәсе хатын-кызларны 90нчы елларда Төркиягә тарта башлады. Кайберләре тәнен сатты. Алар бу илдә "Наташа" дип аталды. "Наташа" сүзе фахишә дигәнне аңлата. Ләкин газет язуынча, әлеге күренеш соңгы арада шактый үзгәрә башлаган.

"Русиядә эш хакы арткан саен Төркиягә фахишәлек өчен килгән хатын-кызлар саны кими. Икенче яктан, катнаш никахлы гаиләләр саны арта", ди төзелеш ширкәте инженерына кияүгә чыккан Дәрья Үгә.

"Башта миңа карашлары яхшы түгел иде, ә хәзер халык арасындагы тискәре караш үзгәрде", ди ул. Дәрья – аның хәзерге исеме. Мәгълүм, Төркиядә кияүгә чыккан рус хатын-кызлары исламны кабул итә һәм күп очракта исемен мөселман яисә төрек исеме белән үзгәртә.

Анталиядәге рус мәктәбендә төрекчә "чит тел" буларак укытыла

Төрек килене Дәрья туган ягы Мәскәүне сагынуын әйтә. Шулай да Анталиядәге рус мохите аның тормышын җиңеләйтә икән. Монда рус ашханәләре, кибетләре, балалар бакчасы һәм шулай ук рус мәктәбе дә бар. Аның кызы Ясәмин Анталиядәге рус мәктәбенә йөри.

Әлеге мәктәп Русиядән күчеп килгән электр инженеры Виктор Биккенев тарафыннан төзелгән. Советлар җимерелгәннән соң Төркиягә килгән Виктор башта кунакханәләрдә пианинода уйнаган, соңыннан үз туризм эшен башлап җибәргән. 1998 елда баласы тугач, аның хатыны Русиягә кайтырга тели. Баласының киләчәген кайгырткан ана, нарасыен төрек мәктәбенә түгел, ә үзе укыган рус мәктәпләренә җибәрмәкче була. Ләкин Биккенев Төркиядәге тормышын ташлап китәргә ризалашмый. Бу хәлдән чыгу юлын таба ул. 2000 елда башта рус балалар бакчасы ача, соңыннан бу балалар бакчасы 2004 елда Төркия мәгариф министрлыгы фатихасы белән тулы мәктәпкә әйләнә.



Укыту тулысынча рус телендә. Tөркиядәге рус мәктәбендә төрекчә бары тик чит тел дәресе буларак кына укытыла.

Мәктәптә хәзер катнаш гаиләдән килгән 60-70 бала гына укый. Чөнки Анталиядә катнаш гаиләнең 80% балаларын төрек мәктәбенә җибәрә. Бу шәһәрдә 15 меңгә якын русияле яши дип исәпләнә. Мәскәү илчесе мәгълүматларына караганда, илчелеккә елына катнаш никах өчен 300-400 кеше мөрәҗәгать итә.

"Ике ил арасындагы бәйләнешне арттырган әйбер – кешеләр арасындагы туры мөнәсәбәтләрнең артуы булды", ди Мәскәүдәге элекке Төркия илчесе. "Төрекләр хәзер русияләрнең барысы да КГБ кешесе булмавын аңлады. Русияләр исә төрекләрнең империалистлар колы булып яшәгән халык булмавына төшенде", дип өсти илче.

"Туган балаларга игътибар арттыру кирәк"

"Яңа нәсел туган саен бәйләнешләр ныгый", ди 1994 елдан бирле Русиядә эшләгән Мөхәррәм Качмас исемле бер сәүдәгәр. "Шулай да бу катнаш гаиләләргә игътибарны арттыру кирәк, югыйсә алга таба аларның балаларын укыту һәм хәрби хезмәт мәсьәләсендә авырлыкларга очравыбыз мөмкин", ди ул.

Катнаш никахлы гаиләләрдән кала, Анталиягә килеп урнашкан русияле гаиләләр саны да арта. Кайбер очракта русияле бай сәүдәгәрләр Анталиядә өй сатып ала һәм атна азакларында монда килеп ял итә. Мәскәү читендә коттедж сатып алып, анда барыр өчен һәр атна шәһәр бөкесендә сәгатьләрчә вакыт югалту урынына, мәскәүләр 3 сәгать Анталиягә очуны кулайрак күрә башлаган. Монда рус мәктәбенең булуы да русияләрне монда килеп, милек сатып алырга этәргеч бирә икән.

Ике мәдәният арасындагы аерма

Шулай да төрекләр белән руслар арасында мөнәсәбәт ал да гөл дип әйтеп булмый, мәдәни каршылыклар да була икән. Екатеринбурдан Aнталиягә килгән Павел Штернштейн Төркиядә сатучыларның хәйләкәр булуыннан зарлана.

Русиядә яшәгән төрекләр исә бу илдә халыкның үзләрендәге кебек кунакчыл булмавын әйтә. Мәскәүдәге төрек рестораны хуҗасы да чит ил ватандашлары өчен Mәскәүдә яшәүнең авыр булуын искәртә. "Бюрократиянең катлаулы булуы һәм бетмәс тикшерүләр чит ил кешеләрен туйдыра", ди ул.

Ләкин ике ил арасындагы бәйләнешләр арткан саен бу шикаятьләр кими башлаган. Ике ил арасындагы виза режимын бетерү бу процесска күбрәк тәэсир итәр дигән караш бар.

Визасыз режим: килешү бар – нәтиҗәсе көтелә

"Бюрократик киртәләр бетерелсә, ике ил ватандашлары сәяхәтләренә психологик яктан уңай тәэсир булачак”, ди Мәскәүдәге Төркия илчесе.

Төркия Русия өчен сәяхәт итү таләпләрен 20 ел элек җиңеләйткән иде. Һәрбер Русия ватандашы чик буенда 20 доллар кебек, бик аз бәя түләп Төркиягә виза ала. Шулай да еллар буена төрекләр өчен Русиягә виза алу бюрократик авырлыклар тудыра килде.

Күптән түгел ике ил җитәкчеләре визаларны бетерү турында килешүгә кул куйса да, әлегә виза режимы дәвам итә. Русия ягы бу процессның бик катлаулы булуын зур вакыт таләп итүен әйтә. Визаларны бетерү әлегә декабрьдә гына тәмамланыр дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG