Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия белән Русия арасында визалар бетерелә


Төркия белән Русия арасында бер айлык сәяхәтләрдә визасыз режимның гамәлгә ашуы өчен санаулы көннәр калды. Русия Төркиядән соң Европа ватандашларына да виза режимын бетермәкче.


Русия рәсмиләре Төркиягә виза режимын бетерү турындагы соңгы хокукый процессның төгәлләнүен белдерде. Тәртип бозган кешеләрне кире кайтару турындагы соңгы килешүнең ике ил парламентларында раслануы белән, “визаларны бетерү” турындагы килешү апрель ае уртасында үз көченә керер дип фаразлана.

Рәсми чыганаклар мәгълүматына караганда, килешүнең соңгы беркетмәсе Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганның 15-16 мартта булачак Русия сәфәре вакытында игълан ителәчәк.

Ике ил ватандашларына бер айга кадәр булган сәяхәтләрдә виза таләбен бетерү турында килешү былтыр май аенда Русия президенты Дмитрий Медведевның Әнкара сәфәре вакытында имзаланган иде. Ләкин визасыз режим өчен шарт куелган рөхсәтсез калганнарны кире кайтару турындагы килешүгә бу елның башында гына ирешелде.

"Ике ил өчен дә файдага"

18 гыйнварда имзаланган килешү вакытында Русия рәсмие Николай Смородин "визасыз сәяхәтләрдә бернинди проблема булмаячагын, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә бу килешүнең зур файда китерәчәген" әйткән иде.

Туризм фасылына кадәр өлгерер дип көтелгән әлеге карар белән Урта диңгез туристик шәһәре Анталия ярларына килгән Русия туристлары саны артыр дип исәпләнә. 2010 елда әлеге сан, фаразларны узып, 3 миллионнан арткан иде. 2011 елда Төркиядә туризмга өмет тагын да зур.

Төркиядән Русиягә барган турист саны әллә ни зур булмаса да, визаларның бетүе инвестиция керткән һәм Русиянең төрле төбәкләрендә сәүдә алып барган төрек эшкуарлары өчен зур уңайлыклар тудырачак.

Мәгълүм булганча, элек Русиягә бару өчен визага чират торган кешеләр, Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстан һәм Башкортстан кебек төрки төбәкләргә виза алуның кыенрак булуына шикаять белдерә иде.

ФСБ Европа илләренә дә визаларны бетерүне тәкъдим итә

Төркия белән визасыз режимны гамәлгә кертергә тырышкан Русия икенче яктан Европа Берлеге илләре белән дә виза режимын бетерүдә эш алып бара.

Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе бүлеге Европадан Русиягә сәяхәт өчен килгән туристлар санының шактый кими башлавын әйтә. ФСБ бу санны яңадан күтәрү өчен виза режимын бетерергә чакырды.

ФСБның чик буе иминлек бүлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Дорохин “виза режимын бетерү Русия өчен иминлек проблемасы тудырмас”, дип әйтте.

Русия әле дә элекке Советлар берлеге илләреннән кала 20ләп ил ватандашларыннан гына виза таләп итми.
XS
SM
MD
LG