Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия 10 мөһим төбәктәге вәзгыятне күзәтәчәк


Төркиянең дәүләт күзләү идарәсе MİТ, үзенең яңа планында ил өчен мөһим төбәкләрне билгели.

MİТ дөнья эшләре агымына зур йогынты ясаган 10 киеренке төбәкне икътисади, сәяси, мәдәни һәм демографик үзгәрешкә карап, аларны якыннан күзәтеп торачагын белдерә.

“Milli İstihbarat Teşkilatı” дип аталган Төркия күзләү идарәсе (MİT) шулай итеп төп көчен читтәге төбәкләргә юнәлтә. Аның киләчәккә планнары матбугат аша киң җәмәгатьчелеккә дә бәян ителде.

Шул исәптән, инглизчәдән кала, гарәп, серб, әрмән, грузин, җәбрәй, грек, кытай, болгар, урыс, албан һәм бошнак телләренә игътибар арттырыла.

MİТ башлыгы урынбасары Әмрә Танәр 2007 елның 5 гыйнварында ясаган чыгышында “дәүләтне саклап калуда иң мөһим ысул - күзләү идарәсенең ил сәясәтен һәм мәнфәгатьләрен яклау эшенә бәйле” дип әйткән иде.

MİТ билгеләгән төбәкләр һәм андагы сәяси тәрәккыять:

Кавказ
Русиянең төбәктәге яңа стратегиясе
Грузиянең НАТОга әгъза булырга тырышуы
Төркия-Әрмәнстан-Азәрбайҗан мөнәсәбәтләре
Таулы Карабах низагы
Бакы-Тифлис-Җәйһан һәм Самсун-Җәйһан газ һәм нефть үткәргече проектлары

Балкан
Элекке Югославияне тәшкил иткән илләр арасындагы каршылыклар
Косово бәйсезлеге
Сербия һәм Хорватиянең Европа Берлегенә әгъзалык процессы
Македония һәм Албанияне Европа Берлегенә интеграцияләү тырышлыклары һәм илне төзекләндерү планы
Грециянең Балкан илләренә финанс һәм телекоммуникация ширкәтләренә инвестициясе

Азиядән алып Тын океан илләренә кадәр
Төбәк илләрендә АКШ һәм Европа Берлеге арасында икътисади көндәшлек
Төбәктә Кытай һәм Япония йогынтысы
Әфганстан һәм андагы террор хәрәкәтләре

Якын Көнчыгыш
Гыйрак һәм Либандагы соңгы вәзгыять
Израиль-Фәләстин низагы
Иранның атом програмы
Сүриянең төбәктәге йогынтысы
Гарәб илләре хакимиятләрендәге үзгәрешләр

Ак (Урта) диңгез
Кыбрыс мәсьәләсе
Ак диңгездәге энергия чыганакларын тикшерү
Мисыр белән Греция арасындагы Ак диңгездә нефть ятмаларын эзләү килешүе

Эге диңгезе
Төркия-Греция арасында цивиль һава киңлеге мәгълүмат үзәге проекты һәм чикләр мәсьәләсе

Кара диңгез
Көнчыгыш Кара диңгездәге бай нефть ятмаларын эзләү, энергиягә бәйле диңгез кырыендагы илләрнең бер-берсенә йогынтысы

Африка
Бурунди, Ангола, Сьерра-Леоне, Эфиопия, Эритрея һәм Конгодагы эчке кризисның ил эчендә сугышка этәрүе
Төркиянең Африка илләренә сәүдә потенциалы
Төзелеш һәм текстиль өлкәсендә инвестиция һәм моның ярдәмендә үсеш алган мөнәсәбәтләр

Кызыл диңгез һәм Аден бугазы
Стратегик нокталарда йогынты булдыру

Урта Азия һәм Хазәр ятмалары

Нефть һәм газ хезмәттәшлеге, газ үткәргече өчен кирәкле җирләрне билгеләү
Русиянең энергия төбәкләренә җәелү сәясәте
Русия-Кытай арасындагы энергия хезмәттәшлеге


Шул игътибарны җәлеп итә - Төркиянең күзләү идарәсе планында Кырым, Идел-Урал, Гагауз иле кебек мөһим төбәкләр аталмый.
XS
SM
MD
LG