Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең балалар бәйрәме Казанда да үткәрелде


23 апрельдә Төркия дәүләт суверенитеты һәм балалар бәйрәме Казанда да билгеләп үтелде. Быел Төркия консуллыгы “TRT” иярчен каналы үрнәгендә балалар иҗаты бәйрәмен оештырды.

Быел Татарстаннан 100ләп бала Төркиядә үтә торган зур балалар иҗаты фестиваленә китте.Әмма андый ук купшы булмаса да, быел Казанда да балалар бәйрәме үтте.

"Ак Калфак” татар фольклор төркеме Төркиядәге балалар фестивальләрендә берничә тапкыр катнашкан. Быел алар Казандагы бәйрәмдә чыгыш ясады. Ансамбль балалары Төркия ягы үтенече белән “И, гүзәл Кырым” җырын да башкарды.

“Ак Калфак” ансамбле җитәкчесе Алсу Еникеева: “23 апрель безнең өчен дә зур бәйрәм. Беренче тапкыр Төркиягә барганда бер бала:"Бу ил дә безнең Ватаныбызмы?", дип сорады. Безне анда шул хәтле яхшы каршы алдылар, хөрмәт күрсәттеләр. Фестивальгә килгән балаларны хәтта парламентта кабул иттеләр. Төркияне без бик яратабыз, анда гел барып торырга телибез,” диде.

Төркия милләт мәҗлесенең 90 еллыгы һәм балалар көненә багышланган чара Казан милли мәдәни үзәгендә үтте. Анда Татарстаннан җыелган төрле иҗат мәктәпләрендә укучы татар, мари, удмурт, чуаш, азәрбайҗан балалары, Казанда яшәүче төрек балалары чыгыш ясады, халык җырларын башкарды.

Ярты еллап элек кенә Казада эшен башлаган Төркия консулы Ахмәт Тута: “Без булган җирләрдә, Төркиядәге атмосфераны тудырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмдә катнашкан балалар күңелендә Төркия турында яхшы истәлекләр калыр дип ышанам,” диде.

Шуның белән бергә, Төркия консулы Милләт мәҗлесе оешуның 90 еллыгын, Төркиянең тарихын Казанда яшәүче төрекләр белән искә алу мөһим, диде.

Чарада Төркия, Русия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Балалар бәйрәменә Русия Думасы һәм Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары, татар зыялылары чакырылган иде.

Төркиянең шушы дәүләт бәйрәменә багышланган чараны ел саен Казандагы төрек лицейлары да үткәреп килә.
XS
SM
MD
LG