Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Төркия тормышы


2009 ел Төркиядә ачышларга мул булды. Төркиядә эчке сәясәттә азчылыкларга карата хокуклар бирелә башлады. Тышкы сәясәттә исә күршеләр белән мөнәсәбәт җайга салынды. Ләкин икътисадка килгәндә, глобаль кризис бу илне урап үтмәде.

Төркиядә 2009 елның тылсымлы сүзе һичшиксез "ачылыш" булды.

Төркиядәге газет битләрендә ел әйләнәсендә "демократик ачылу" сүзе еш кабатланды. Башта ул "көрд ачылышы" дип аталды.

Аннан барлык сәяси "ачышларны" бу сүз белән атау гадәткә керде.

Мисал өчен, газетлар футбол командаларының уңышларын да, хәтта "3-легә ачылыш" дигән баш исеме белән яза башлады.

Ачылыш сәясәтенә өмет баглаучылар өчен бу сүз, бары тик көрд проблемасында гына түгел - барлык тармаклардагы ачышларны, иреклене, демократияне аңлата иде.

2009 елда көрд мәсьәләсен чишү максатында хөкүмәт илдәге азчылыкларга ишарә ясады.

Хәер хосусый ТВ каналлары арасында көрд телендә тапшыру ясаган канал булдыру, илдәге азчылык халык - көрдләрнең мәдәни иреклеге өчен бераз соңарып булса да, шактый зур "ачылыш" иде.

Моннан кала премьер-министр һәм хөкүмәт җитәкчеләренең җөмһүриятнең төзелүеннән бирле һәм бигрәк тә соңгы 20 ел эчендә азчылыкларга карата кылынган ялгыш сәясәтне тәнкыйтьләргә җөрьәт итүе, демократия һәм көрд ачылышында халыкның өметләрен аз дә булса аклый алды.

Урамдагы халык "хәлләр инде элеккечә булмаячак" дигән оялчан бер өмет белән яңа елны карый башлады.

Ләкин хөкүмәтнең карарлы адымнарына карамастан, көрд мәсьәләсе көнүзәк мәсьәләгә әверелгән көннәрдә, бер көрд партиясенең ябылуы көтелмәгән вакыйга булды.

Тышкы сәясәт

Төркия күршеләре белән озак еллардан бирле туктап калган яисә көрчеккә терәлгән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру юлында шактый көч сарыф итте.

Башта Әрмәнстан белән артабан башка илләр белән булган килешүләр ил эчендә һәм чит илдә шактый аваз куптарды.

Футболь матчы сәясәте белән башлаган Әрмәнстан килешүе бары тик әрмән диаспорасында гына түгел, Азәрбайҗан сәясәтчеләрендә дә шактый каршылык тудырды. Төркия берьяктан Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлаштырганда, икенче яктан, Азәрбайҗанны күндерергә һәм үпкәләтмәскә тырышты.

Әле ел уртасында гына Тышкы эшләр министрлыгы вазифасына сайланган, элек премьер киңәшчесе булып эшләгән Әхмәт Давутоглуның исеме Төркиядә генә түгел, чит ил мәгълүмат чараларында да еш ишетелә башлады.

Аның сәясәте арасында иң тавыш куптарганы - "Якын көнчыгыш стратегиясе" иде. Аның әле министр булыр алдыннан төбәк турында язган китаплары һәм гамәлгә ашырган адымнарының халыкара медиада кайтавазы зур булды.

Глобаль кризис

Төркияне ил эчендә демократик ачышлар, ә читтә яңа тышкы стратегиялaр мәшгуль иткәндә, бөтен дөньяны урап алган глобаль кризис Төркияне дә читтә калдырмады. Хәер ил икътисадындагы начар күренешләр гадәттә газетларның бары тик 3нче сәхифәләрендә генә урын алса да, эшсезлек саны ифрат артты.

Төркия моннан элек тә зур икътисади кризислар кичергән иде. Хөкүмәт глобаль кризисның Төркиягә йогынтысы булмавын әйтсә дә, моның тәэсирен күп халык үзе күрде.

"Ике тел, бер чанта"

Мәдәни яңалыкларга килгәндә исә, Төркиядә зур бер яңалык - Мәдәният министрының беренче тапкыр бер көрд фильмына акча ярдәме күрсәтүе булды. Югыйсә, көрд телендәге медиa әсбаплары киштә артыннан гына сатыла иде.

Төркиянең көнчышында Көрт авылына килгән яңа төрек теле укытучысы белән төрекчәне аңламаган көрд балалары арасындагы хәлне аңлаткан кино турында сүз бара. "Ике тел, бер чанта" дип аталган фильм илдәге көрд проблемын һәм аларга каршы күрелгән элекке ялгыш сәясәтне чагылдыра иде.

Әлеге нәфис фильм һич шиксез караучыларда көрд инициативалары (ачышлары) һәм аның әһәмияте турында тагын бер тапкыр уйланырга этәргәндер.
XS
SM
MD
LG