Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Төркмәнстан газ турында килешә алмады


Төркмәнстан һәм Русия президентлары Үзәк Азия газын Русиягә ташуны яңадан башлау турында уртак фикергә килә алмады.

Русия президенты Дмитрий Медведев белән Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхщммәдов арасындагы очрашуга, ике ил арасында туктап калган газ сәүдәсен яңадан башлау өчен бер форсат тудырачак дигән өмет багъланган иде.

Ләкин очрашуда газ сәүдәсен яңадан үз көенә кую турында килешү булмады. Төркмәнстан-Русия газ үткәргечендә булган шартлау сәбәпле, ике ил арасында газ сәүдәсе апрель аенда туктап калган иде.

Медведев белән Төркмәнбашы шәһәренә килгән Кремльнең тышкы сәясәт вәкиле Сергей Приходко, газ бәяләрен һәм газ сатышы тарихын билгеләү өчен төркмән һәм русия ширкәтләренең тиздән сөйләшүләр башлаячагын әйтте.

Ләкин яңадан газ сатуны башлау тарихы турында төгәл киңәшләшү булдымы дигән сорауга Приходко, сөйләшүләр башламас борын, әлегә "мондый бурыч" куелмады дип әйтте.

Медведев Төркмәнбашындагы очрашу турында әйткәндә, анда ике ил арасындагы сәүдә хезмәттәшлеген арттыру өчен берничә энергия килешүенә кул куйдык, дип кенә әйтте:

"Кризиска карамый, башка илләр белән сәүдә кимегәндә, Төркмәнстан белән арабыздагы икътисади хезмәттәшлек яхшы үсә. Ике ил арасында югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек булуы, алга таба хезмәттәшлекнең артачагына өметләндерә", диде.

Русия-Төркмәнстан мөнәсәбәтләре, Русиянең газ сатып алуны кичектерүе сәбәпле бозылган иде. Төркмәнстан Русияне газ экспортында үз монополиясен арттыруда гаепләп чыкты. Асылда исә газ үткәргечендә булган шартлау икътисади кризис сәбәпле, "Газпром" газына Европада ихтыяҗ кимегән вакытка туры килде.

Гадәттә Советлар вакытыннан калган Русиянең иске газ үткәргечләрендә шартлаулар еш була. Ләкин аны төзәтү өчен нибары бер атна вакыт кирәк.

Газ састуда Мәскәүгә бәйлелек

Газ агымының кинәт туктап калуы, Төркмәнстан икътисадында зур авырлык тудырды. Чөнки илдә май һәм мамык җитештерүдән кала ил казнасына иң күп акча газ сатудан керә.

Шул исәптән, зур газ резервлары булган Төркмәнстан бу тәҗрибәдән соң газ сатуда Мәскәүгә генә бәйле калырга теләми. Шул исәптән ул Кытай һәм Европа илләренә дә газ сату юлларын карый.

Төркмәнстан шулай ук үз газын, "Газпром"га иң зур көндәш Европа яклавындагы "Набукко" аша дөньяга таралуын тели.

Ләкин әлегә газ үткәргече проекты төзекләндерелгәнчегә кадәр Төркмәнстан үз бюджетын ныгыту өчен, Русиядән килгән акчага мохтаж.
XS
SM
MD
LG