Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Мәүлид кичәсен 300 миллион кеше карый алачак


25 февральдә Кол Шәриф мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәм чарасы кичке тугызынчы яртыдан, уникенче яртыга кадәр дәвам итәчәк.

Тантанада республика мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс сәламлиячәк. Госмания мәдрәсәсе укучылары, Казан театр училещесы шәкертләре, татар җырчылары чыгыш ясаячак. Русия ислам университеты Коръән хафизлары Коръән укыр дип көтелә.

Татарстан мөселман диния назәрәте хәбәр иткәнчә Казанда узган Мәүлид кичәсен 300 миллионнан артык кеше күрә алачак. Чөнки ул берьюлы TRT 1, TRT AVAZ һәм TRT6 каналлары аша Төркиянең “Әюп Солтан”, Мисырның “Хөсәен пәйгамбәр мәчете”ндә, Гыйракның “Бөек Нур”, Македониянең “Аладжа” мәчетендә күрсәтеләчәк.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне һәр елны Һиҗри календарьның Рабигүл әүвәл аеның 12нче көнендә билгеләп үтелә. Былтыр бу көн 9 мартка туры килде.
XS
SM
MD
LG