Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ту-160 очкычлары Венесуэлада


Русиянең ерак-ара стратегик атом бомбасын ташый алган Ту-160 хәрби очкычы Венесуэлага килеп җитте.

Русия хәрби һава көчләре сүзчесе Александр Дробышевски Ту-160 очкычларының чәршәмбе көнне Венесуэланың хәрби һава аланына килгәнчегә кадәр аларның НАТО очкычлары тарафыннан күзәтелүен белдерде.

Русия саклану министры очкычларның Венесуэлада тарафсыз диңгез чигендә күнегү чараларын уздыру максатында җибәрелүен белдерде.

Tupolev Tu-160
Әлеге очкычлар атом кораллары ташый алырлык көчтә. Ләкин Русия хәрби һава көчләре җитәкчесе ярдәмчесе Владимир Дрик очкычларда корал булмавын белдерде.

Русия тышкы эшләр министры сүзчесе дә бу атна башында ясаган белдерүдә, күнегүләрнең бернинди илгә кагылышы булмавын белдергән иде:

"Бу күнегүләр әгәр дә кабул ителгән килешү нигезендә башкарылса, алар бернинди илгә янамый, өченче бер илнең мәнфәгатьләренә зыян китерми", диде.

Венесуэла президентды Виктор Һуго Чавес очкычларның иленә килүен белдереп, аларның хәрби бәйләнешләрне ныгытып АКШның төбәктәге йогынтысына каршы торуда кулланылачагын әйтте:

Венесуэла президентды Һуго Чавес
"Русияннең Ту-160 стратегик һөҗүм очкычы Венесуэлага килде. Әлбәттә бу Американнарны рәнҗетәчәк", диде ул.

Соңгы вакытта Американың Грузиягә диңгез көймәләрен җибәреп, Грузия низагында президент Михаил Саакашвилине көчле яклавына Русия зур ризасызлык белдергән иде.

Русия Венесуэлага иң күп хәрби корал саткан илләрдән берсе булып санала.

Венесуэла башлыгы Чавес узган ай Русиянең Грузиядәге хәрби чараларын яклавын белдергән иде. Чавес шулай ук Русиядән су асты көймәләре сатып алырга җыенуын һәм шулай ук Русия белән ерак-ара ракета калканы төзү кебек һава көчен ныгыту максатында Русия белән хезмәттәшлек алып баруын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG