Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 20:58

Габдулла Тукай туган көнгә багышланган зур чара Төркиядә дә үтте. Анкарада булган кичәдә Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу, Русия рәсмиләре дә катнашты. Әлеге чарада катнашып чыгыш ясаган Истанбул сәүдә университеты профессоры Надир Дәүләткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Надир әфәнде, бу чара ничек, кем тарафыннан оештырылды?

26 апрельдә башкалада Анкара Палас Дәүләт Кунак йортында Тукайны искә алу кичәсе Төрек тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглуның инициативасы белән оештырылды. 12-13 майда Русия Федерациясе президенты Дмитрий Медведевның Төркиягә рәсми визиты алдыннан бер татар шагыйре турында шундый җыелыш оештырылуы һәм министрның хатыны белән бергә барлык програм чараларның башыннан азагына хәтле катнашуы күпләргә нәрсә әйтелергә теләнгәнлеген күрсәтте.

Кичәдә кемнәр катнашты, халык күп җыелган идеме?

Кичә өчен билгеләнгән зал шыгрым тулды. Анкарадагы, аеруча Төркиянең төрле өлешләрендә яшәүче татарлар, Казандагы элекке Төрек баш консуллары Әхмәт Реза Демирел, Исмаил Хаккы Муса һәм Әхмәт Эргин, Татарстаннан Тимур Акулов, Русиянең Анкарадагы илчесе Владимир Ивановский, тышкы эшләр министрлыгының төрле вәкилләре, журналистлар һәм чакырылган кунаклар бар иде.

Бу җыенда сүз ни турыда барды?

Надир Дәүләт

Тукай кичәсенә Төркиядәге Казан татарларының вәкиле буларак чыгыш ясарга мине чакырдылар. Минем чыгышның эчтәлеге кыскача татар тарихина, Миңтимер Шәймиев президентлыгы чорындагы казаныш һәм уңышсызлыкларга багышланды. Акулов үз чыгышын Татарстандагы тәртип белән русча ясады, ә Ивановскийның чыгышында исә төрекләргә, минем чыгышыма үзенә күрә протест, ризасызлык сизелде. Минем чыгышта соңгы елларда гомумән азчылыкларның, аерым алганда татарларның башта мәдәни һәм байтак хокукларының кулларыннан тартып алынганлыгына ишарә ясалган һәм Русия илчесенә Төркия белән Русия арасында виза режимын ничек йомшартырга уйлыйсыз дигән сорау бирелгән иде. Ул үз чыгышында виза мәсьәләсе әлегә чишелмәгән, бу турыда тышкы эшләр министрлары килешкәч хәл ителер диде. Аеруча Төркия нигә Русиядәге башка 85 төбәк өчен шундый җыелыш үткәрми дигән сорау бирде. Димәк аның татарларга күрсәтелгән шушы мәхсус мөгамәләгә ачувы килгән.

Ә тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу Ивановскийга турыдан-туры җавап бирмәсә дә демонстратив рәвештә татар зыялыларының, җәдитчелек хәрәкәтенең төрек зыялыларына тәэсире турында матур бер чыгыш ясады. Даутоглу үткәндә Йосыф Акчура Казанда утырып “Өч тарз-и сәясәт”, ягни Госманлы һәм гомумән колыкта яшәгән төркиләрне коткару юлында өч төрле айрым сәясәт алып барырга мөмкин дигән әсәрен язганын, бу әсәрнең Каһирәдә басылуын һәм Истанбулда укылганын искә төшерде. Татар җәдитчеләре Муса Җарулла Биги, Гаяз Исхакый, Габдерәшит Ибраһим һәм хәтта Солтан Галиевлар мөселманнарның артта калуына каршы көрәш ачтылар диде. Аның шушы чыгышыннан татарларны, аларның галимнәрен олы мәртәбәдә бәяләве, аларга мәхсус хөрмәт күрсәтүе ачыктан ачык аңлашылды. Даутоглуның “Татарстан Төркия белен Русия арасындагы бик зур дуслык күпере” дип әйтүен Мәскәүгә сез дә Татарларга әһәммият бирегез диү яки без аларны дуслык өчен кирәк дип исәплибез, сез дә шулай дип уйлыйсызмы диү буларак бәяләргә мөмкин.

Чыгышлардан кала, мәдәни програм да әзерләнгән идеме?

Програмның калган өлешендә Тукайның тормышына багышланган видео, Казаннан килгән театр сәнгатькәрләренең Тукай шигырьләрен сәнгәтьле укулары булды һәм ике җырчының халык җырларын башкарулары белән тәмамланды. Тышкы эшләр министры Даутоглу сый мәҗлесе вакытында Тимур Акуловны туган көне белән котлап, аларның бергәләп туган көн тортын кисүе журналистларның диккатен җәлеп итте.

Кыскасы Тукай Төркия белән Татарстан, Төркия белән Русия арасында күпер вазифасын үтәде. Мәрхум шагыйрь бу турыда уйламагандыр да. Ләкин сәяси, экономик мәнфәгатьләр булганда һәр төрле чара кулланыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG