Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Көнчыгыш Төркестанда татарлар да яшәве яхшы мәгълүм. Андагы татарларның Өремче вакыйгаларында катнашуы мөмкинме? Уйгыр төбәгендәге бүгенге татарларның хәле нинди?

Кытайдагы Өремче вакыйгалары уңаеннан тарих фәннәре доктары Миркасыйм Госмановка мөрәҗәгать итү очраклы түгел. Ул Көнчыгыш Төркестанның Голҗә шәһәрендә 1934 туган. 20 елдан артык Кытайның шушы төбәгендә яши, милли кысулар, сәяси репрессияләр башлангач, аларның гаиләсе СССРга кайтырга мәҗбүр була. Хәзерге вакытта профессор Миркасыйм Госманов Казанда яши. Ул Кытайдагы мөселманнар, татарлар тормышы белән хәзер дә кызыксынып тора.

- Соңгы елларда Синҗаңдагы халыклар белән әлләни элемтәдә тормадым. Ләкин минемчә, бу конфликт узган ел булган Тибет хәлләре белән бәйле. Анда да шундый вакыйгалар булды. Ул чакта Кытай хакимияте бу хәрәкәтне кырыс рәвештә бастырды, Кытай сәясәтенә каршы чыкканнарны канга батырды. Хәзер беркадәр “тынычлык”ка иреште кебек. Элеккечә әйтсәк, Шәркый Төркестанда, хәзергечә Синҗан-Уйгыр автоном регионында милли хәрәкәт беркадәр көчәя башлады кебек. Кайбер татар һәм уйгыр кешеләренең әйтүенә караганда, соңгы елларда динне кысу сизелерлек арткан.

- Миркасыйм әфәнде, Русия матбугаты бу бәрелешне ислам радикалларына бәйләп хәбәр итте. Моның артында чыннан да дини каршылыклар торамы?

- Уйгырлар борынгы төрки-мөселман халыкларның берсе. 11-12 гасырда алар арасында ислам дине таралган. Уйгырлар динне һәм мәдәниятне бер итеп карыйлар, шикелле. Барлыкка килгән каршылык хәрәкәте милли азатлык хәрәкәтенең бер өлеше. Анда 4-5 мең татар бар. Алар элек бердәм бер мәхәллә булса, хәзер таралдылар, таркалдылар. Татарларның анда хәзер сәяси урыннарын күрмим. Күбрәк фән, хезмәт белән мәшгүльләр. Вәзгыять татарларга бәйләнмәгән дип исәплим. Бу төбәктәге татарларның хәзер мәктәпләре, бернинди оешмалары да юк. Уйгыр, казакъ, күбрәк кытай телендә укыйлар, кытай телендә сөйләшәләр.

- Уйгыр мәсьәләсенең ничек хәл ителүен фаразлый аласызмы?

- Мәсьәлә җиңел генә хәл ителмәс. Синҗан регионы табигый байлыкларга ия, җирләре киң. Кытайның көнчыгышында исә халык бик тар, тыгыз урында яши. Анда демографик шартлау барлыкка килде, ул дәвам итәчәк. Кытайлар хәзер тарихи урыннарына сыймый.
Кытайның, урысча әйткәндә, “ползучая экспансия”се Ерак Көнчыгышта да, Уйгыр автономиясе кебек җирләрдә дә дәвам итәчәк. 1950 еллар башында Шәркый Төркестандагы кытайлар саны 10-15% булса, хәзер 85%ка җитә язды. Рәсми мәгълүматта 60% диләр. Ләкин анда әле миллионлаган кытай гаскәриләре бар. Алар статистикага керми.

Кыскасы, бу җирләрне кытайлар тарафыннан нык үзләштерү бара. Уйгырларның каршылыгы шушы процесс белән дә бәйле. Әйткәнемчә, Синҗан җире файдалы казылмаларга бай. Мондый калҗаны миллиардтан артык халкы булган дәүләт тыныч кына читкә чыгарып җибәрмәс. Ниндидер хикмәтле хәл булмаса, уйгырлар үзләренең теләгенә ирешә алырмы икән?

Соңгы вакытта мөселманнарга каршы башланган бу кампания халыкара мастштабтагы исламга, мөселман илләренә юнәлгән хәрәкәттән файдалану, дип исәплим. Бу мәсьәләгә Кытайның үз югарылыгында гына карарга ярамый, бәлки бөтен дөнья киңлегендә күз салып фикер йөртергә кирәк, ди профессор Миркасыйм Госманов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG