Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия, фильм сәхнәседәй ил


Бу атна Төркиядә булган хәлләрне күзәтү, театрда утрырып кино карауны хәтерләтте. Анда кайсы хәбәргә күз салма: триллер, хәрәкәт һәм көлке жанрлары чагыла.

Көч куллану: Дәүләт гафу үтенде

Төркиядә тарихи бер адым - дәүләт ватандаштан гафу үтенде. Гаделлек министры Али Шаһин, Төркия төрмәләрендә көч куллану гаепләүләрен кабул итеп, бу газаплаулар вакытында үлгән кешеләрнең туганнарыннан гафу үтенде. Бу хакта гаепле табылган 19 кешене вазифадан бушаган Гаделлек министрына исә, кеше хокуклары оешмаларыннан мактау яуды.

Истанбулга ерак түгел бер районда, Әнгин Җәбәр исемле бер ватандаш канунсыз журнал сатуда гаепләнеп кулга алына. Полиция Җәбәр саткан журналның айрылыкчы бер төркемнең пропаганда куралы булуын алга сөрә. Гаепләүләргә караганда, полициягә каршы чыккан өчен Әнгин Җәбәр, 3 иптәше белән бергә полиция идәрәсенә китерелә. Алар полиция тарафыннан 8 көн каты кыйнала. Көч куллану вакытында Җәбәрнең мие зыян күрә һәм хастаханәгә озатыла. 4 көннән соң ул хастәханәдә үлә.

Җәбәргә көч кулланылып үтерелде дигән шикаятләрне тикшерү өчен, Эчке эшләр министрлыгы 2 махсус тикшерүче билгели. Алар хисабында аның чыннан да полиция тарафыннан кыйналуы һәм шул сәбәпле үлүе ачыклана.

Җәбәрне кыйнауда гаепләнгән 19 полиция хезмәткәре, соныннаң кулга алынган. Хаталарың таныган белдерүдә: "Без ипләп һәм чамасын белеп кенә кыйнаган идек", диелгән.


Хәбәрне инкарь итмәде...
ләкин аны фаш итүчегә кайтаваз көчле булды

Төркиянең генераль штаб башлыгы Илкәр Башбуг, Актүтүн хәрби корылмасына булган һөҗүм турында ачылу белдерү белән чыкты. Гыйрак чигенә 4 ә Иранга 40 чактым ераклыктагы Актүтүндә жандарм корылмасына террористләр тарафыннан узган атна һөҗүм булган иде. Һөҗүмдә 17 төрек гаскәрие һәлак булды.

Әлеге хәбәр дөнья матбугатында да аеруча зур чагылыш тапты, соңгы айларда иң зур югалту буларак сурәтләнгән хәбәрләрдә террорчы ПКК төркеменә ләгънәтләр яуды.

Вакыйгадан бер атна узганнан соң, "Тараф" газетасында дөнья күргән хәбәр исә бөтен Төркияне тетрәндерде. Хәбәрдә генераль хәрби баш штабның 17 гаскәринең корбан булган һөҗүм турында бер ай элек белә иде диелгән.

Газетада "күзләү органнары һөҗүмне тәфсилле итеп барлык хисапларын хәрби үзәккә тапшырган булган, ләкин хәрби идарә моңа каршы хәрби башлыклар чаралар күрмиде, алар һөҗүмне тамашачы булып карады" диелгән хәбәрдә. Бу хәбәргә караганда, кешесез һава очкычлары белән төшерелгән видеоларда, террорчыларның кораллары белән ничек һөҗүм итүе дә бәйнә-бәйнә күрсәтелгән.

Кыскасы, һөҗүм булачагы турындагы мәгълүмат күзләү органнары тарафыннан бер ай электән хәбәрләр җиткерелә, ләкин моңа каршы чара күрелмәде дигән гаепләүләр урын ала. Газета шулай ук алга сөргән хәбәрне исбатлар өчен, күзләүчеләр төшерелгән фотоларга да урын бирде.

Баш штаб исә бу хәбәрләрне эчтәлек буларак җитешсез табып, моны мәгълүмат чараларына җиткергән кешеләргә каршы чаралар күрәчәкбез дип кисәтү ясады.

Баш штаб, "Террорчы оешмаларны гамәлләрең мактаган кешеләр һәм мондый хәбәрләрне фаш иткән кешеләр түгелгән һәм түгеләчәк каннар өчен җәваплы булачак", дип әйтте.

Башбуг шулай ук ватандашларны "тиешле" тарафны якларга чакырды.


Очкыч урларга маташкан алкаш - шагыйрь булган


Акдиңгезнең ял җәннәте Анталиядан Питербурга “Төрек Һава юллары” очкычы белән сәяхәт иткәндә, пилотка "кулымда бомба бар, дип хат җибәргән юлчы, Русия һәм Төркиядә зур паника куптарды.

Анталиядән Питербурга очкан 162 юлчысы, ике пилоты һәм 5 хезмәткәре булган очкычта, Яшар Рәшидов исемле - үзбәк асыллы бер юлчы сәфәр вакытында аракыны күбрәк эчеп җибәрә. Очкыч Питербургка якынайганга ул очкыч хезмәткәренә хат тоттырып, аны пилотка бирүен үтенә. Хатта ул: "Миндә бомба бар", дип китәргә теләгән илнең исемен язып калдырган.

Хаттан шикләнгән пилот, элемтә бюросына урландык дип хәбәр җибәрә. Хатны җибәргән исерек юлчы очкыч хезмәткәреннән аракысы беткән саен яңаны сорауны дәвам итә. Соңыннан ул алкоһоль тәэсирендә йоклап китә.
Очкыч Питербурга төшүгә Русия полицияләре йоклаган исерекне кулга ала.

Русия һәм Төркия паспорты булган, пар-ватандаш Яшар Рашидовның соңыннан шагыйрь булуы мәгълүм булды. Төрекчә фамилиясе Пашаоглу булган шагыйрь, очкычтагы бу шаяртуы өчен Русия канунлары буенча 5 еллык төрмә җәзасына тартылуы мөмкин.

Кредит-карта кулланучыларның бурычлары 2 тапкырга артты

2008 елда кредит-карта белән рәхәтләнеп алыш-биреш итеп, бурычын түли алмаганнар саны соңгы 8 ай эчендә ике тапкырга артып 323 меңгә җитде. Бу сан 2007 елда 180 мең иде.

Ә шәхси боурычларын түли алмаганнар саны өч тапкырга артып, 120 мең кешегә җиткән.

Шулай итеп, дөньяда глобал икътисади кризис белән көрәшкән банкларга бер орым да ватандаштан килде.

XS
SM
MD
LG