Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

Олимпия уеннарына 4 көн калганда, Кытай хәбәр агентлыгы Кытайның Синҗан төбәгендә, 16 полиция хезмәткәренең һөҗүмдә һәлак булуын хәбәр итте.

Синһуа хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Синҗанның Кашгар шәһәрендә йөк машинасын кулланган ике кеше, машинаны полиция бүлегенә таба куып, кулларындагы бомбаларны шартлатканнар. Һөҗүмдә полиция хезмәткәрләреннән 16сы үлгән, шуның кадәр үк яраланган.

Хәбәрләргә караганда, һөҗүмне оештырган 2 кеше соңыннан кулга алынган, аларның да берсе яраланган. Ләкин аларның кем булуы турында әлегә мәгълүмат юк. Кашгар идарәсе бу һөҗүмне террор гамәле буларак атады. Ә мәгълүмат чаралары хәбәрләрендә мөселман “Шәрки Төркистан хәрәкәте” белән бәйләнеше булуын белдерде. Ләкин игътибардан читтә калмаган бер әйбер бар. Әлеге һөҗүм булыр алдыннан рәсми Пекин Синҗан төбәгендә ихтимал террор гамәлләре турында алдан ук кисәтеп куйган иде.

Кытайның Синҗан төбәге
Һөҗүм Кытайның Синҗан төбәгендә, ягъни Шаркый Төркистанда була. Мәгълүм булганча, Кытайның көнбатышында, Үзәк Азиа белән чиктәш булган әлеге төбәктә мөселман-төрки халыклардан булган уйгырлар яши. Һөҗүм оештырылган Кашгар шәһәре исә Пакыстан һәм Әфганстан чигенә якынча 130 чакрым ераклыкта урнашкан.

Пекин хакимияте җәйге уеннар вакытында террорчы һөҗүмнәргә каршы 100 меңнән артык полиция хезмәткәре һәм сакчысын эшкә алды.

Моннан элек Кытай иминлек хезмәткәрләре, март аенда 3 кешене Кытай һава юллары очкычын шартлатырга җыену гаебе белән кулга алган иде. Бу кешеләрнең өчесе дә уйгыр милләтеннән. Төркистанда соңгы арада Олимпия уеннары башланыр алдыннан каршылыклар чыгуы турында хәбәрләр килә. Бу каршылыкларда Кытай хөкүмәте уйгыр сепаратистларын гаепләсә, чит илләрдә сөргендә булган уйгыр милли оешмалары басымнарның арттырылуы, халыкны каршылык күрсәтергә этәрә дип әйтә. Кытай хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Синҗан полиция идарәсе, 2008 елның беренче яртысыннан бирле төбәктә 5 террорчы төркемен юкка чыгарган.

Меңнәрчә еллар буе – башка тугандаш төрки халыклар белән дистәләгән дәүләтләр тоткан уйгырларның үз ватаны, Шәркый Төркистан, гел бәйсез булып калган ил. 1949 ел да гына бу җирләрне Кытай хакимияте басып ала һәм үз идарәсе астына ала. Шул елдан бирле уйгырларны буйсындырырга теләгән Кытай хакимияте, бу җирләргә үз хан милләтен куя.

Хан халкы урнаштырыла башлаганнан бирле, хөкүмәт тарафыннан кыерсытыла башлаган уйгырларның милләтче өлеше, үз милләтен саклап калу һәм бәйсезлек өчен көрәшә. Бу уңайдан соңгы дистә елда “Шаркый Төркистан хәрәкәте” дигән төркем барлыкка килгән иде.

Кытай мәгълүмат чаралары, әлеге төркемнең һөҗүм белән бәйләнеше булуын белдерсә дә тәфсилле мәгълүмат бәян итмәде.

XS
SM
MD
LG