Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямалда башкортстаннар эш хакы бурычы сәбәпле ачлык игълан иткән


Ямалда башкортстаннар эш хакы бурычы сәбәпле ачлык игълан иткән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00

Ямал ярымутравына вахта ысулы белән барып газ чыгару өлкәсендә, “Коксохиммонтаж” ширкәтендә эшләүче 35 башкортстанлы август аеннан бирле хезмәт хакы түләнмәүгә ризасызлык йөзеннән ачлык игълан итте. Алар эш бирүче ширкәтнең үзләрен ярымутраудан акчасыз гына чыгарып җибәрергә җыену белән янавын белдерде. "Без 35 кеше. Безгә хезмәт хакыт түләмәү генә җитмәгән, өстәвенә көч белән чыгарып та җибәрәләр. Боралак белән җибәрү өчен исемлекләр төзиләр”, ди ачлык тотучылар. Алар әйтүенчә, аларга Надым шәһәренә кадәр боралак белән илтеп куячакларын белдергәннәр һәм “шунда урам җыештыручы булып урнашып кайту билетына акча эшләрсез”, дигәннәр. Хәзер бу хәбәрне Ямал-Ненец автоном бүлгесе прокуратурасы тикшерә дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG