Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яңа уку елы: балалар саны арткан, бушлай сөт бирелмәячәк


Белем көне тантанасы
Белем көне тантанасы

Башкортстан мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә быелгы уку елында 400 меңнән артык бала белем алачак. Беренче сыйныфка укырга баручылар да былтыргы белән чагыштырганда күбрәк.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Белем көне уңаеннан укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын котлады. Башкортстан мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматларга күрә, быел республиканың берничә районында яңа мәктәпләр сафка баскан. Шулай ук искереп барган байтак мәктәпләр матур итеп төзекләндерелгән.

Башкортстандагы өч татар гимназиясенең икесе Уфада һәм иң данлыклысы Бәләбәй шәһәрендә. Алар да яңа уку елына җентекле әзерләнгән. Җәйге каникуллар чорында төзәтү, буяу эшләре өчен акчалар җитәрлек бүленгән, моны гимназияләр директорлары да раслый.

Уфаның берничә мәктәбендә татар телен укытуга зур игътибар бирелә. 45нче санлы мәктәп шулар исәбендә. Әлеге белем йорты ЮНЕСКО оешмасы исемлегендә. Балаларның сәләтләрен үстерү өчен байтак түгәрәкләр дә эшли, өстәмә дәресләр дә үткәрелә. Мәктәп мөдире Раил Рамазанов әйтүенчә быел беренче сыйныфка 170 бала килгән.

Тантаналы линейкадан соң, балаларны кыңгырау үз сыйныфларына чакыра. Укучылар быелгы Белем көнен тынычлык дәресеннән башлады.

* * * *

Ул арада безнең Уфадагы хәбәрчебез хәбәр итүенчә, Белем көнендә Уфада балалар бакчасына түләү хакын арттырганнар. Бүгеннән шулай ук Уфада башлангыч класс укучыларына бушлай сөт таратылмаячак. Башкала шурасы шундый карарга килгән.

Белем көнендә Уфада балалар бакчасына түләүне арттырдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

XS
SM
MD
LG